Әҗәтле хатын
Тыны кысылудан салкын тиргә батып, куркып уянды Лариса. Имеш, бакча артындагы инешкә төшкән дә, басмада тезләнеп керләр чайкый. Инешнең суы шулкадәр салкын, хәтта суыклыгы бармак сөякләреннән үтеп, авырттырып беләкләргә тарала.
Соңгысы инде, менә, колынкаеның күлмәген чайкап ала да, бетә. Кызын, бердәнберен яратып шулай дип атый ул. Һәр нәрсәдән кызык табып, дәртләнеп, очынып йөрүче Дианасын болында уйнаклап йөрүче колынга ошата. Инде бишенчене бетереп, алтынчы класска барса да, җитдилек дигән нәрсәнең эзе дә юк балада. Кызының алсу, парчалы күлмәге дә үзен хәтерләтә - күшеккән бармакларга буйсынырга теләми суга шуа да төшә, шуа да төшә. Тәки агып китте күлмәк, әллә каян гына