Авыл өе, мичтә бәлеш пешә
Хуш исләре читкә таралган,
Иң кадерле кунак көткән чакта
Ит бәлеше сыйга каралган.
Милли татар ашын иш итмәгән,
Яратмаган кеше бар микән?
Җиләк-җимеш, төрле ярмалардан
Пешкән бәлешләр дә бар икән.
Карын, карта, эчәк бәлешенең
Тел төбендә тора тәмнәре
Бала чакның, яшьлек елларының,
Сугым өмәсенең ямьнәре.
Урау юллар, хәтирәләр аша
Уздырабыз бәлеш бәйрәмен,
Тынгы белмәс хуҗабикәләргә
Тапшырырбыз чәчәк бәйләмен.
“Җитмеш чакрым ара җир түгел”- дип
Кырык якка ташлап эшләрен,
Халык килде бәйрәм итәр өчен
Күрер өчен якын дусларын.
Төрле милләт вәкилләрен бүген
Каршы ала данлы Бүздәгем!
Сынатмыйча, хөрмәт итәрсең син
Гомер иткән яшел төбәгем!
Төрле яктан килгән кунакларны
Мич төбендә көтә зур бәлеш,
Брент ризыгын авыз итәр өчен
Бар кешегә чыгар мул өлеш .
Фестевальның төп бурычы булып
Гореф-гадәт саклау каралган,
Төрле милләт арасында бәлеш
“Милли аш”- дип даны таралган.
Җитәкчеләр фикер алышканда,
Чишкән чакта мөхим мәсәлә,
Киңәшәләр өстәл артларында
Төп тәкъдимнәр шунда ясала.
Кунакларга хөрмәт йөзеннән
Бәлеш тора табын түрендә,
Хуш исләре рухи көч биргәнгә
Карар табыладыр көнендә.
Ике цетнер булган тәмне бәлеш
Зур тырышлык белән ясалган,
Камырына җан җылысы кушып
15 кило оннан басылган.
Эчлегендә ит, бәрәңге, суган
Шул камырга җайлап өелгән,
Йомшак булып пешсен өчен
Бизәкләнеп, матур төрелгән.
....40 кило бәрәңгене әрчеп,
20 кило иткә бутап,
2 чиләк суган кушып,
Тоз борычын тәмнәп карап,
Зур табага җәеп салып,
Шөкер, диеп мичкә тыккач,
Хуҗабикә тирен сөреп,
Әйтеп куйды иркен сулап:
“Тел йотарлык тәмне пешсен
Без ясадык аны көйләп!”
Ак альяпкыч бәйләп билләренә
Хуҗабикә кисә бәлешен
Шул арада, килгән кунакларга
Сорауларга бирә киңәшен:
“Бисмилла керсә, бәлеш бик шәп була,
Рәхим итеп тәмнәп ашагыз!
Җанга сихәт булып барсын дисәң
Догаларны укып ясагыз”.
Бәйрәм кичәсенә кунаклар да
Җыр-моңнары белән килгәннәр
Сый-хөрмәтен өстәл өсләренә
Матур итеп мулдан тезгәннәр.
Бөтен җирдә аңкый бәлеш исе
Кәнагатьлек халык йөзендә,
Төрле милләт тату яшәгәндә
Нурлар балкыр кеше күзендә.
Җырлы-моңлы бәйрәм кичәсе
Уелып калсын йөрәк түрендә,
Яңгырап торсын тургай тавышлары
Күп милләтле илем күгендә.
Г.Г.Ганеева 16.07.2025 ел

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21