Югалтулар авыр.
Чиксез авыр якыннарның безне,
Мәңгелеккә ташлап китүе.
Бәгырьләрне телгән кайгы кочып,
Газаплы ул гомер итүе.
Югалтудан алган яраларга,
Вакыт бераз җаен салса да.
Килеп-килеп сулкылдый ачылып,
Сулар булып еллар акса да.
Каршы килә күңел, һич ышанмый,
Чынбарлыкны килми таныйсы.
Тик куркыныч төш күрәсең сыман,
Килә шул төшләрдән айныйсы.
Язмыш сынаулары бигрәк кырыс.
Күзалларга юктыр мөмкинлек.
Сынмас өчен авыр кайгылардан,
Бир Ходаем үзең җиңеллек.
Һәрбер кылган дога мәрхүмнәрнең,
Дәва булып барсын җанына.
Бирсен иде җәннәтендә урын,
Рәхмәте белән Раббем барсына.
Дамир Әхмәтҗанов