Иртән озак йокларга яратмыйм. Йокының поты да мыскалы да бер бәя. Ул тамак туйдырмый. Йокы мәчегә тансык. Кичә балалар гаиләләре белән мунча керергә кайтканнар иде. Таң атмас борын тордым, аш-су бүлмәсендә мәж киләм. Оныкаларым да ( берсе - бер яшьлек, икенчесенә - ике яшь ярым), кулларыннан эш килгәч, таң белән торып утырганнар.
‒ Аларның эш бетергәннәрен көтә-көтә, түземлегем калмады, -дип, улым ялан өс көенчә бәдрәфкә чыгып йөгерде. Керүенә, ишек төбенә кызларының горшогын китереп куйдым, ул икенчегә чыгып китте. Кергәч ,
‒ Тау башына күз салдыңмы, балам? Матур төсле утлар күрдеңме? ‒ дип, өченчегә чыгарып җибәрдем. Тәрәзәдән елмаеп күзәткәнемне күргәч, ул да, караңгы булуга карамастан, кояштай елмаеп җаваплады. Шаяртканымны аңлады. Беренче апрель ич бүген. Якыннарыңны үпкәләтми генә алдый, шаярта торган көн. Төне буе йомшак кар явып чыкты. Кар тирән булып, кыш китәргә ашыкмаса да, йөзгә яз сулышы бәрелә. Ирем тәмәке тартырга юнәлде. Әле генә тормый ул. Сөтсез кайнар чәен чүмергәч, юрган астына чумып, яңадан ике сәгат йоклый. Бүген йокламый гына торсын әле. Чәенең яртысын эчкәч:
‒ Син тышта чакта, сеңлең шалтыратты.Тыштагы колонкадан су агып кереп, базны тутырып, идәнгә менгән, йокы белән сизмәгәнмен, ди. Абыйны уят, килсен инде, нишләргә белмим, ди.
‒Төшкә кадәр йоклый, йокы бәлеше. Нинди йокыдыр инде ул, астыңа су кергәнне дә сизмәгәч, ‒ дип сукыранды. Чәен эчеп бетермәде, кара башлыгы белән көрән куфайкасын, кунычлы итеген киеп, көрт ярып урамның икенче башына, ялгыз яшәгән сеңлесенә ярдәмләшергә төшеп китте.
Мин моны алдау димим, шаярту дим. Әнә ничек тиз ышандылар, ачулары да чыкмады. Дәүләт думасында утырсам, көн саен берьюлы бөтен халыкны алдап, дөнья яңгыратыр идем:
‒Яшьләр, сезгә фатир һәм эш урыннары бирәм. Пенсионерлар, пенсиягезне күтәрәм... Тагы әллә нинди тузга язмаган әйберләр уйлап чыгарырга була. Ә мин болай гына, елына бер тапкыр, беренче апрельдә генә, кызык өчен күңелемне күтәрергә генә. Үз күңелеңне үзең күрмәсәң – син кемгә кирәк.
Бәйрәм хөрмәтенә, шайтан суы эләккәч, авызын колакка кадәр ерып, тормыш иптәшем кайтып керде.
‒ Нәрсә, тешләреңне ыржайтып торасың, руль артына утырасың барын оныттыңмыни? Бүген район үзәгенә мине көлке кичәсенә алып барасың исеңдә түгелмени?
‒ Кичкә кадәр аның эзе дә калмый, чиста пыяла кебек булам, әнисе, ‒дип, тел чарлый әле җитмәсә .
Маллар карап кергәч, көн яктыра төшкәч, үзебездән әллә ни ерак яшәмәгән әхирәтемә шалтыратып хәлләрен белештем. Сүз уңаена, улымны алдаган кебек, тау башындагы серле күренешләргә гаҗәпләнүемне белдердем. Ышандырыр өчен, иремнең тау башына шуларны карарга китүен дә өстәп куйдым. Ул сораулар яудырырга тотынды:
‒ Фотоаппаратыңны бирдеңме соң?
‒ Юк инде. Ул аның белән дөрес эш итә белми, аңа ышансаң, я югалтыр.
‒ Ялгызын җибәрмәскә иде, алып китсәләр, күршеләреңне дә ияртерләр.
‒ Кич район үзәгенә көлке кичәсенә барабыз. Чыгыш ясыйм, үзем язган мәзәкләрне укыйм, килерсең, бергә барырбыз. Тамаша күңелле булмакчы.
Әхирәтем ризалашты. Андый җирләргә йөрергә ярата ул. Күпмедер вакыт үткәч, әхирәтемнең ире шалтырата. Трубканы ирем алды, минем сүзләрнең хак икәнлеген күзен дә йоммый раслады. Шалтыратучы һаман һични күренмәнлеген әйтмәкче, мин трубкага башны сузып:
‒ Күренмәсә, безнең каршыдагы йорт каплыйдыр, авыл башына килеп карагыз, ‒ дигән булам.
Әхирәтем аның мыштырдаганын көтеп тормаган, күрше егетләреннән мал эзләгәндә карый торган бинокленнәрен сорап алып торган да, күрмәгәч, хәле бетеп килеп керде. Беренче апрель икәнен искә төшереп, рәхәтләнеп көлештек.
Чынлапмы, юри генәме, яшь күренәсең, диләр.Яшь булып калуның сере шаяра һәм шаяртканны аңлый, кычкырып көлә белүдә күрәм. Мондый гадәтләре булмаганнар бәхетсез, алар тумас борын картая.
Әхирәтем тауга чит ил кунаклары килүе турында күрше районда яшәүче сеңлесен дә ышандырып өлгергән икән. Алар телефон аша аңлашкан арада чәй өлгерде. Өстәлгә кичә генә Урзайдан коръән ашы һәм улларым алып кайткан күчтәнәчләр менеп утырды. Рәхәтләнеп тәмләп кенә чәй эчә башладык. Ишектән мыеклы күршемнең башы күренде.
‒ Сания апа, минем матурым чәч киптергечегезне сорап торырга кушкан иде. Үзе баш юып калды. Кодалар ашыгыч кына кунакка эндәшкәннәр иде,‒ дип, чәйгә чебен булып төште.
Җен ачуларым чыкты, балкып торган йөзем кара коелды. Беренчедән чәй тәмен җибәреп йөри, икенчедән үз әйберләремне кешегә биреп торырга бөтенләй яратмыйм. Ачуым кабарып, эчемә сыймый, кайнарга тотынды. Кирәк бит ә, ир башы белән хатын йомышы йомышлап йөри. Йөрми генә торсын әле. Башкача соранмаска әйбәт булыр. Аңа сиздеми генә феныма он тутырдым да:
‒ Эшегез беткәч тә кертегез.Үземә дә кирәк. Бүздәккә көлке кичәсенә барасым бар. Әйтимме бер сүз, ул да булса юньсез. Бүген төнлә клубыгызның тәрәзәсен яшьләр кырып киткән. Әле авыл хәкимияте башлыгы күрмәгәндер. Белсә, пыяла куймыйча, кодаларыңа ике аягыңның берсен дә атламаячаксың. Менә шулай.
‒ Сания апа, сез мине күрмәдегез, берни әйтмәдегез яме, ‒ дип, шунда ук юк булды .
Клуб дигәнем мәдәният йорты. Авыл советы да шул бинага урнашкан. Күршем шунда техникада эшли. Фены- фен, чыгыш алдыннан чәчтарашка кереп чыгармын. Үзем дә сизмәстән уйлап чыгарган ялганым ошады. Клуб тәрәзәсе ватык дип, нигә мәдәният йорты директорын шаяртмаска. Ул күрше авылда яши, чуртым эше дә юк, килеп әйләнсен. Аның номерын җыйдым да, этлегемне эшләдем. Ул сөнеп:
‒ Әйткәнегезгә рәхмәт, Сания апа. Мин Уфада идем бит әле. Ярый, ярдәмчемә әйтермен. Иртәгә репетициягә килергә онытмагыз, ‒дип хушлашырга ашыкты.
Директор башта участок инспекторына шалтыраткан. Бу турыда кичке якка декорация өчен кирәк- ярак алырга дип килгән ярдәмчесе бәенә-бәенә сөйләде . Клуб буена барып, ватык тәрәзә эзләп, сәхнәгә кадәр менүләрен әйтте.
Көлке кичәсенә барырга, сөйләшкән сәгатькә әхирәтем килмәде, могаен,чираттагы шаярту дип уйлагандыр. Аллага тапшырып, юлга кузгалдык. Юллар иркен, кардан чистартылган. Тиешле тизлекне бозмый гына барабыз, каеф күтәренке. Ерактан күрәм, юл кисешкән урында таягын болгап, таныш дус тора. Таш бәгырьле дусымның исемен әйтмим, ул күпләрнең дөньяга сыймастай булып йөргән дусты. Районыбызда аны белмәгән шофер юк, чөнки ул – бердән бер алыштыргысыз, рульдәгеләрнең кесәсен бушатып, хөкүмәтне баетучы. Сине кыек багана урынына күрә дә тотына бәйләнергә. Аны танып алу белән, көтмәгәндә, юлләр уй килде башка. Беренче апрель бит – кызык итәргә булдым үзен. Булса бүген инде, тагын кайчан мондый җай чыга. Билгә буылган саклану каешын ычкындырып, бер бот аша гына эләктереп куйдым. Телефоным кесәдә, иремнекен кулга тоттым. Мин эшне бетерүгә, таягын болгап, юл читенә чыгарга кушып, машинаны туктатты. Руль яклап килеп, документларны караштыргач, гаеп күрмәде шикелле, ирне өрдереп карамакчы булды. Шунда, гадәттәгечә, үткер күзе мин эләктергән сыңар боттагы каешка төште дә бахырга шок булды. Тәрәзәнең сул ягына атылып чыкты, ишекне амбар капкасыдай киереп ачып, сәбәп табуына сөенеп туя алмый, бәйләнергә тотынды:
‒ Сез нигә каешыгызны эләктермәдегез? ‒ ди, күзләрен тычкан эләктергән мәчедәй ялтыратып уйнатып.
‒ Кем әйтә, эләккән ул, ‒ дип җаваплыйм, аның нишләсен сизәм ич инде, көлеп җибәрмәс өчен, сагызымны чәйни-чәйни. Ул да кыстырып кына куелганлыгын йөз процент белгәнгә күрә, тарта башлады. Чыкмый гына бит инде каеш. Үзенекен исбатларга өйрәнгән, бер кулы ботның бер ягындагы каешта, икенчесе бот арасында. Мин шалт тегене ирнең телефоны белән фотога. Аның башына барып җиткәнче, телефон, ярыкка кереп поскан тычкандай, ачык изүле курткадан түшкә чулт итеп шуып төшеп китте. Авызыннан тычканы ычкынгач, нишләргә белмәгән мәче сымак кыйлана бу. Бер кулы якада, икенче кулы белән түшне чокымакчы була. Мин үземнең телефон белән икенчегә шалт тегене фотога.
‒ Интекмә, энекәш. Миңа унбиш минуттан район сәхнәсендә көлке кичәсендә чыгыш ясыйсы бар. Инде югалтып эзли торганнардыр. Машинаң белән озата барырга кушулары да мөмкин. Җибәр. Әгәр фотоларың интернетта күренмәсен дисәң, утыз мең тәңкәсе белән бергә кияүнең машина йөртү таныклыгын китереп бирерсең, яме.
‒Киявегез кем?-‒ дип сорады ул, бармакларын бүрәнә ярыгына Былтыр кыстырган шүрәле шикелле.
‒Кемлеген, кирәк булса, үзегез эзләп табарсыз әле, ‒ дидем һәм без кузгалып киттек.
Кичәдә, чыгышым барышында бераз гына соңга калуымның сәбәбен буяулар кушып, юллар киселешендә булган вакыйганы сөйләгәч, геройны таныган халык сыны катып көлде, сүземне азакка кадәр юньләп тыңламадылар да.
Кайткач, соң булса да, күргәннәремә нигезләнеп, сценрия яздым, электрон почта аша Түбән Камадагы дусларыма “Мунча ташына” җибәрдем. Киләсе елга шаяру көнендә сәхнәдән күрсәтерләр дип уйлыйм. Әйткәч, эшли инде алар.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Апрель 2018

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев