Гәйбәтчегә .
Каргаларга күрше булып,
Сандугач оя кормый.
Бер өйрәнгән пычрак авыз,
Гәйбәт сөйләми тормый.
Чебен дулап тәрәз ватмый,
Сулар кирегә акмый.
Гәйбэтче күпме сөйләсен,
Акка каралар якмый.
Агым суны буа алмый ,
Сынып төшкән бер ботак.
Һич комланмый бармак тыгып,
Күпме торсаң да ботап.
Болганмый да ,комланмый да,
Ага сулар тын гына.
Акыллы селти сул кулын,
Гәйбәтче шаукымына.
Венера Шарафисламова.
14.03.2019.