ЮЛБАРЫС ЕЛЫ
Песисыманнарга керә
Юлбарыс -фән буенча,
Тик песидән күп калыша
Ул ерткыч -сан буенча.
Уссури урманнарында
Калган берничә дистә...
Ходай сакласын кешене
Юллары киселешсә!
Тукай болай телгә алган
Шушы ерткыч җанварны:
"Сугышларда юлбарыстан
Көчле",- дигән татарны!
...Зәңгәрсу төсле юлбарыс-
Киләсе ел символы...
Безнең тормыш аның кебек
Чуар һәм буйлы-буйлы!
Тормыш шундый: Күрсәтә ул
Бер карасын, бер агын...
Шөкер итеп кабул итик
Бу тормышның һәр ягын!
Тормыш-табигать бүләге,
Тик яшәлә төрлечә,
Гомерен һәм тормыш юлын
Һәркем үтә үзенчә!
Бездән генә тормаса да
Ничек,күпме яшәрең,
Өметне өзми тырышсак,
Безгә булыр әфәрин!
Хафиз Галиев