Барыбер яратам (хикәя)
Миләүшәнең күңелен моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсә дә, булдыра алмады.Без барыбер бергә була алмабыз ахырысы, әбием дә ризалык бирмәячәк, дип уйлады кыз.
-Кызым, синең бу арада бер дә кәефең юк кебек күрәм, әллә ничек уйчанланып йөрисең. Юктан да кызык табып көлә торган идең, әйт балам, тартынма, нәрсә борчый?-дип сорады әбисе.
-Әбием, мин гашыйк булдым, әтинең үги малае Азатны яратам, үлеп яратам”,-диде ул ашыгып. Әбисенең дәшми торуын ошатмады булса кирәк, “Беләм, син аларның гаиләләрен күрә алмыйсың, теләсәң нәрсә әйт, мин барыбер яратам,”-диеп чыгып китте.
Зифа әбинең күз алдыннан озын буйлы, киң җилкәле Муса узып киткәндәй бул