Яшә гөрләп, көчең барда.
Ардым дип туктап калма.
Авырлыкларга бирешеп,
Тормыштан артта калма!
Башкалар мохтаҗ булганда
Эчкерсез ярдәм күрсәт.
Рәхмәт әйтә белмәсәләр,
Борчылма, оныт тизрәк!
Ишекләрен бикләсәләр,
Юкка ишеген какма.
Горур бул, тәкәббер булма,
Үч алма, ачу тотма!
Гайбәтеңне таратсалар,
Син аларга тиңләшмә.
Кеше начарлык эшли дип,
Усалланма, әрләшмә!
Һәр нәрсә уйдан башлана.
Уйларыңны иярлә.
Сатлыкҗанны, имансызны
Үзеңә якын җибәрмә!
Беркем көчле булып тумый,
Сынаулар чыныктыра.
Акыл белән яшәгәннәр
Чын - чынлап көчле була!
Рәзилә Зәйнуллина