ӘТКӘЙГӘ.
Әткәй, бигрәк инде гади идең,
Бигрәк инде булдың бер катлы,
Изгелек эшләдең, кешеләргә,
Болай гына, куймыйча хакны.
Бирә идең, кайчак, соңгысын да...
(Андый кеше хазер сирәк тә),
Ни дисәң дә, күз алдыма килсәң,
Тик җылы хис туа йөрәктә!
Иртә чыктың,тормыш юлларыннан....
Әллә биек булды үрләре,
Колагымда бүген яңгырагандай,
"Имән шаулый"-дигән көйләрең...
Баш очыңда, хазер, кошлар җырлый,
Тирә ягың, оҗмах гөлләре!
Җаның, җәннәтләрдә була күрсен!
Якты булсын гүрең түрләре!
Бик күрәсем килә, тик шулай да,
Алыс булсын очрашу мәле,
Бик еракларда булсын әле!