Капка тавышы ачылып ябылган тавышны ишеткәч, Әлфия тәрәзәгә күз салды.
-И ходаем, тагын кереп килә Сәвия кортка, телефонгадыр инде. Керсә чыга белми инде ул хәзер, йөри эш калдырып.
Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе юк, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарга әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, аларга барырга тормый Сәвия әби:
-Яшәгән кадәр яшәмәм, үз йортымда җан бирергә язсын,- ди дә, аннан: “Бергә булыйк, аерым торыйк”, - дип тә өстәп куя.
Әлфия сукрана-сукрана, күрше әбисен каршы алырга болдырга чыкты. Болдыр күтәрмәләрен быел иреннән махсус рәвештә текә итеп эшләтте Әлфия. Сәвия кортканы бәлки, биздерермен кереп йөрүдән дип уйлаган иде. Юкка гына булды тырышуы, күршесе элеккечә телефонга керүдән туктамады. Җитмәсә, Әлфиягә тагын бер мәшәкате өстәлде: көчкә генә аякларын өстерәп йөргән Сәвия әби кеше ярдәмсез текә күтәрмәдән менә алмый иде.
-Исәнме, Әлфия балам, син төшке ашка кайткан чагында кереп чыгыйм әле дип кердем. Атна уртасында балалар белән бер сөйләшеп алмасам, тынычлап йоклый алмыйм.
-Сәвияттәй, балаларың кертсеннәр иде үзеңә телефон, кешегә кереп яфаланып йөргәнче. Мин дә бит яшь кеше түгел хәзер, кеше көен көйләп йөрергә. Өч айдан пенсияга чыгам, аллабирса!
-И-и-и Әлфия балам, сиңа да илле биш тула мени, кызлар кебек бит әле син, сөбханалла, күзләр тимәсен, - дип Сәвияттәй Әлфиягә кулын сузды.
Телефон янына килеп утыргыч:
- Әлфия балам, ачуланма инде, телефон кертергә үзем каршымын. Атнасына бер булса да сезне урап чыксам, аякларым язылып китә дигәнен, Әлфия ишетмәгәнгә салышып, аш-су бүлмәсенә чыгып, табак-савытлары юа башлады.
Әлфияне пенсияга озату мәҗлесен ике атна рәттән уздырдылар. Беренче табынга бергә эшләгән коллективын, ә икенчесенә туганнарын җыйдылар. Туганнарын җыясы атна уртасында Сәвияттәй кинәт кенә, йоклаган җиреннән китеп барды. Тормыш иптәше Радик: “Әллә кичереп торабызмы бер-ике атнага мәҗлесне, күршедән генә олы мәет чыкты”, - дисә дә Әлфия ризалашмады. “Аннан бер калса, кала инде ул, тимерне кызуында сугарга кирәк”, - дип җавап кайтарды. Радикның: “Соңгы айларны телефонга да керми башлаган иде мәрхүм, - дигәненә каршы Әлфия бер сүз дә эндәшмәде.
Мәҗлесләр бик күңелле мулча узды. Тәнәфесләрдә Әлфия: “Картлыгымың яшьлегенә генә керәм әле” – дип, очынып-очынып рәхәтләнеп биеп йөрде. Тик торырга яратмаган, энергиясы ташып торган Әлфиянең пенсияга чыккач планнары, кем әйтмешли, “наполеонский” иде.
Тик “аллабирса” дияргә онытканмы, әллә башка сәбәп беләнме, пенсияга чыккан беренче айны ук Әлфия аяклары белән яфалана башлады. Шифаханәләрнең дә файдасы булмады: өй эчендә көчкә генә атлап йөрердәй булып китте. Ишек алдына чыгып йөрергә җайлы булсын өчен ире Радиктан текә күтәрмәләрен дә сүттереп ыргытты.
Әбиләр чуагы башлангач, кызышып китеп, култык таякларына таянып, Әлфия капка алдына чыгып утырды. Күзе, Сәвияттәйнең өй алдында кып-кызыл тәлгәшләр эленгән ботакларын күтәрә алмыйча утырган, миләш агачына төште. Тел очына миләш ачысы тәме килдеме, Сәвияттәйне исенә төшердеме, Әлфия үзе дә сизмәстән, балаларча үксеп елап җибәрде.
Л.Аблеева


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 25