Бер пошига
Шәһәр - шәһәр инде, пошины да,
Кызыктырган әнә, үзенә.
Урам уртасыннан китеп бара,
Ышанмаслык хаттә, сүземә.
Урман хайванына нәрсә калган,
Адәм баласының өендә?
Нинди уйлар аны биләп алган,
Сөенәме, әллә көенә?
Бу сорауга җавап табу кыен,
Поши үзе әйтер "верәт ли".
Тик адашып кына килеп чыккан,
Диеп куеп, ябыйк бу рәтне.
Бер карасаң, аның бу тәртибе,
Ят та түгел кебек безләргә.
Туган төякләрне ташлап качтык,
Шәһәр кирпечләрен тезәргә.
Бөтен нәрсә кызык, ят тоелды,
Сөт-каймагын, итен үз иттек.
Ияләштек "тәмле" исләренә,
"Городской"лар булып без беттек.
Тик пошига мондый язмыш минем,
Һич кенә ди килми телисем.
Килдең... күрдең... җитеп торыр шушы,
Урманыңа тизрәк йөгер син!
Л