Ул елны Мәскәүдә комсомол съезды узды. Район комсомол оешмасыннан делегат итеп Сөмбеләне сайладылар. Нурсил республика киңәшмәсенә юлга чыгарга җыенып торганда, комсомолның икенче секретаре Камаев шылтыратты.
- Нурсил Вазих улы, сезне башкалага юлга кузгалырга тора диделәр. Машинагызда урын булса, делегатыбыз Сөмбеләне утыртып җибәрер идек, мөмкин булса...
Нурсил каушаганын сиздермәскә тырышып:
- Табырбыз, делегатыбыз өчен ничек тә табырбыз, - дип җавап бирде.
Район җирлеген чыкканчы алар сөйләшмәделәр. Сөмбелә: “Махсус оештырганмы әллә бу Нурсил”, - дип башта шикләнебрәк барды. Нурсил: “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннәре рас килде бит әле. Тырышсаң да болай туры китереп булмас иде, Сөмбелә!- дигәч, очраклылык икәненә инанды.
Нурсил Сөмбеләдән республика делегатларының Мәскәүгә кайчан китәчәкләре турында сорашып алды.
-Димәк, бүген кунакханәдә куначаксың?
-Юк, туганнарымда тукталам, алар комсомолның обком бинасы белән бер урамда торалар. Иртәгә иртән обкомда җыялар, үземә дә җайлы булыр дидем.
Сүз тагын өзелде. Шәһәргә керер алдыннан, Нурсил шоферга кафе янында туктарга кушты.
-Делегат белән тагын кайчан чәйләп утырып була әле, форсаттан файдаланып калыйк, - дип, тавышына элеккечә шаянлык өстәп, Сөмбеләне кафега эндәште.
Нурсил мулдан ашарга заказ бирде. Өч сәгатькә якын юлда килү алҗыткан да, ачыктырган да булып чыкты. Чәй китергәндә, икесендә дә моңа кадәр булган салкынлык әзрәк үткән кебек булды.
-Сөмбелә, син миңа үпкә саклап яшәмә инде, яме. Бәлки, теге вакытны хаклы да булмаганмындыр. Хәер, син акыллы хатын, үзең әни кеше, аңлыйсың барысын да. Фаягөлне авырлы килеш ташлау- җинаять булыр иде. Авырлы хатын-кызны, балаларын ташлап киткән ирләрне мин атыр идем, закон минем кулда булса.
-Кызык. Алай булгач, нигә әле сине беркем дә атып үтермәде?
- Ничек инде атып үтермәде? Шөкер, мин үз балаларымны үзем үстерәм. Ике малай янына тагын бер кыз да алып кайтырга планлаштырып торабыз! Әйткәне чын булса, миңа бер елны күрәзә әби: “Ике улың, бер кызың була” – дигән иде. Нурсил кеткелдәп көлеп куйды.
- Күрәзәче дөрес әйткән, ике улың, бер кызың бар. Наза - синең кызың.
Нурсилнең кулындагы чәшкесе эчелеп бетмәгән чәе белән бергә идәнгә тәгәрәде.
Шул арада килеп җиткән официант, кулларын селти-селти нидер сөйли башлады. Тик Нурсил берни ишетми дә, күрми дә. Бу мизгелдә аның колагында бары Сөмбеләнең үтә дә тыныч тавыш белән: “Наза - синең кызың... Наза - синең кызың... Наза синең кызың” дип әйткән сүзләре генә тибрәлә иде.
- Сөмбелә, уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, диләр....
- Нурсил, кулымнан тотып кына йөрмәдең бит, ник аптырадың әле?
- Син бит сакланам дия идең... Сөмбелә, чын булса, нигә миннән яшердең ул вакытны авырлы икәнеңне?
- Яшермәгән булсам, ни эшләр идең? Өйләнер идеңме миңа?
Сөмбелә үзе биргән сорауга үзе үк җавап бирде:
- Юк. өйләнмәс идең. Я, ярый... Хәзер бар да үткәнәрдә калды, үткәннәргә кабат юл юк. Бәлки үземдә дә гаеп булгандыр. Синең гаиләле икәнеңне белеп очраштым бит. Мәхәббәт дигәнебез дә мавыгу гына булмады микән дип уйлап куям әле мин килеп-килеп.
- Юк, юк, мавыгу дип әйтмә, мин әле дә сине оныта алмыйм! Син дә мине ярата идең, йөрәкне алдап булмый, Сөмбелә!
Сөмбелә башкача сүзне дәвам итергә теләмәгәненә ишарә итеп, сәгатенә күз салды.
- Ирең беләме, кем атасы икәнен Назаның? Нәрсә ди?
- Юк, ул аның белән кызыксынмый. Назаны үзенең кызы дип саный. “Закон минем кулда булса, авырлы хатын-кызны ташлап киткән ирне мин атыр идем”, - дип әйткәли.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 49
Ты женщина,
В которой много света,
http://img-fotki.yandex.ru/get/9795/211065653.1f9/0_f1240_d522579_orig.pngИ доброй, нежной,
яркой красоты...