Предыдущая публикация
Кабат җирдә буран котыра,
Кабат оча җиргә ак - ак карлар,
Кемдер ота, кемдер оттыра.
Кабат көннәр саный гомерләрне,
Яңгыратып сәгать чыңнарын,
Кабат вакыт вакыйгалар түши,
Аралашкан ялган, чыннарын.
Кабат күктә бии ак кар бөртекләре,
Кабат исең китеп карыйсың,
Кемдер аерыла, ә кайсыдыр гашыйк,
Бәхет кемгә, сөю, йөрәк ярасы.
Кабат күңел җүләр, көтә яңалыклар,
Ак карлардан эзләр күзәтә,
Кабат кемнәр, эзләр сала җиргә,
Кемдер ясый хата, кемдер төзәтә.
Кабат җаным ак тынлыкка чума,
Ә урамда буран котыра,
Кабат тормыш дәвам итә җирдә,
Кемдер ота, кемдер оттыра..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5