КАБУЛ БУЛСА ИДЕ ТЕЛӘКЛӘР.
Яңа елны көтеп ярсу аттай,
Типкән чакта безнең йөрәкләр.
Һәммәгезгә рәхмәтемне әйтеп,
Бар бит җиткерәсе теләкләр.
Иң беренче сәламәтлек телим,
Берүк ансы ташлап китмәсен.
Гомерләрне матур үткәриек,
Бер минутта зая үтмәсен.
Өстәлләрдә һәрчак икмәк булсын,
Килеп йөрсен туган-күршеләр.
Бер-бересенә миһербанлы һәмдә
Игелекле булсын кешеләр.
Балалар да йөзне кызартмасын,
Раббым бирсен тәүфикъ-һидәят.
Юлдаш булсын иде һәркайсына,
Матур тормыш, якты киләчәк.
Парлыларга тигез тормыш телим,
Парсызларга насыйп ярларын.
Күркәм сабырлыклар бирсен Раббым,
Иртә югалтканга парларын.
Авыр сүздән, ямьсез карашлардан,
Яшь түкмәсен ата-аналар.
Парлы , тигез, тату гаиләлә