3 сентябрь көнне кояш батканнан соң мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Халыкта аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид сүзе “туу, туган вакыт” дигән мәгънәне аңлата. Бу айның уникесендә Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм дөньяга килгән (быел аның туган көне 14 сентябрьдә кояш баеганнан соң кич һәм 15 сентябрь көне дәвамында аерым билгеләп үтеләчәк).
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең безгә җиткергән хәдисләре Аллаһның барлыгын һәм берлеген танырга өндәп, сабырлыкка, юмартлыкка, башка күркәм сыйфатларга өйрәтә, нәсыйхәтләре – калебләребезне йомшартып, иманыбызны ныгыта, күңелләребезне нурландыра... Аның тормышы һәм камил холкы һәр мөселман өчен хәерле өлге һәм матур үрнәк булып тора. “Гыймран гаиләсе” сүрәсенең 31 нче аятендә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт: "Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”.
Мәүлид ае дәвамында дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтү, мәчетләрдә, өйләрдә сөекле пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә багышлап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу изге, саваплы һәм файдалы гамәлләрдән санала. Аллаһы Тәгалә күрсәткән туры юлны өйрәткән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сөннәтенә ияреп, барчабызга да Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп булсын! Әәмиин...

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12