Предыдущая публикация
Улым туды кыш аенда,
Шатлык өстәп тормышка.
Көтеп алдым балакайны,
Үтте еллар узышка.
Бүген минем таянычым,
Авыр чакта терәгем.
Шалтыратып хәлем белә,
Ни хәлләрдә йөрәгем?
Ышанып та җитәлмимен,
Шундый ул үстергәнгә.
Аллаһыма, рәхмәт укыйм,
Миңа, аны биргәнгә.
Бик тырышып укыды ул,
Максатына омтылды.
Табиб таныклыгын алып,
Хезмәт юлын башлады.
Бәла-каза, афәтләрдән,
Сакла улымны, Аллаһ!
Озын гомер, бәхет,шатлык,
Булсыннар аңа юлдаш!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10