Иртәрәк кайттым балыктан өйгә,
Капмагач балык- анда нишләргә?!
Шуңа күрә дә бер көн алданрак ,
Басып торамын капка төбендә.
Ачтым капканы - атладым алга :
Чит бер машина - ишек алдында?
Минеке тугел- тучны беләмен,
Үз машинамны таныйм әле мин.
Бераз аптырап килдем тәрәзгә,
Уф!.. тәрәздән... ах-ухлар иштелә.....
Анасын сатыйм - мин өйдэ юкта
Хатыным миңа мөгез ясата.
Тавыш та охшаш, гәүдәсе дә шул
Мин балык тотам- ә монда бит ул...
Чыкты бит ачу, кайныйдыр йөрәк-
Икегезне дә - үт(е)рәм кабәхәт!..
Тиз генэ алдым кулыма көрәк-
Балтада сап юк,сынган ич сәнәк.
Ипләп кенә мин ачтым ишекне-
Челтәр артында - шәүлә күренде...
Ак - кара минем куренми күзгә,
Ничекләр итеп түзим бу хәлгә?!
Очып та кердем -ямадым берне.
Башта аркага, аннан күтенә!!!
-Ах- диде дә бу, егылып төште,
Идән буенча тәгәрәп китте.
Ә мин сөенәм- шул кирәк сиңа ,
Чит-ят хатынга, ничу карарга!
Хатын дигәннән, аңа эләкте-
Совковой көрәк шап та-шоп итте.
Карап тормадым кая сукканны-
Булдырдым бугай- ачу басылды.
Көрәкне ташлап чыктым урамга,
Әстәгфирулла- күзгә күренә:
Ике кулына пакетлар тотып
Хатыным кайта- үзе сөенә!..
-Сеңлемнәр килде безгә кунакка.
Юлдан арганнар, салдым йокларга.
Әйдә җәтрәк бул, алар торганчы ,
Тиз генә як син безнең мунчаны!
Шулчак кулына көрәкне тотып,
Шәп-шәрә баҗай чыкты бит очып!
Хатын аптырап бер миңа карый
Ә минем, үләм, аяк калтырый...
Шушы хәлдән соң -йөрмим балыкка,
Баҗай да хәзер килми кунакка...
Менә бит дуслар - ышану кирәк,
Шундыйрак хәлләр-булгалый димәк!!!
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев