Предыдущая публикация
Нигез ташы...

Нигез ташы...

25 окт
Иске самовар - 5356988190405

Иске самовар

Өстерәп алып чыгардым
мин аны колагыннан,
Инде бик карт самоварны, әнкәйнең чоланыннан...
Шәпләп юып агарткач, узәгенә ут яккач,
Тотынды ул көйләргә,
яшь чакларын сөйләргә:
"Танымадым сине"-ди," Олыгаеп киткәнсең...
Синең белән күрешкәнгә,
күпме вакыт үткән соң?
Ничә бала, минем янда,
гөрләп утыра иде...!?
Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем...
Чәйләремне, барыгыз да, яратып эчә иде,
Өске ягымда тезелеп,
йомырка пешә иде...
Күршеләр
керә , кичләре күңелле үтә иде...
Байлык юк, тик кайнар чәем, барына җитә иде.."
Кайнады да самоварым,
бер мәлгә тынып калды:
"Хәзер ничек, яшисең ?" - дип, миңа сораулар салды.
"Хәзер бар да бар, өйләрдә газлар яна,
Тамак тук.
Өстәлләрдә, самовар юк, йөрәкләрдә җылы юк...
Хәзер кешеләр күршегә, ни өчендер, кермиләр,
Күберәге, күршесендә кем яшәвен белмиләр...
Җаннарыбыз яшеренгән, яхшы туннарга төреп...
Бикләнгәнбез ... чоландагы,иске самовар кебек...
Менә шулай яшибез!"-дип самоварга күз аттым...
- Бар, күршеңне чакыр!-диде,
Самоварны яңарттым...

Комментарии 5

регина абдуллина
регина абдуллина
25 окт
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Раиля ШамсутдиноваИШМУХАМЕТОВА
    Раиля ШамсутдиноваИШМУХАМЕТОВА
    ❤️
    25 окт
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Нафиза Заббарова(Аюпова)
    Нафиза Заббарова(Аюпова)
    Молодец дерес язылган шигырь бала чагыма алып кайтты. Курше хатыннары кергэн саен эни бер чилэкле самовар кайнатып чэй эчереп чыгара иде. Бездэ шикэр беркайчанда бетми иде чэнки абыйлар шахтер посылко килеп тора иде. Хэзер халык катыланды.
    25 окт
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Мин Зиля Султанқызы
    Мин Зиля Султанқызы
    Эй, самовар ҡайнатыулар , эй төтөнө, бигерәк танһыҡ ине,
    Бик күңелле саҡтар бар ине.
    25 окт
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Машюда Гарданова
    Машюда Гарданова
    Самовар бит ул чай гена тугел.Ул -узак маглумат чыганагы да.Кемга кунак кайткан,кем кайда барган,кемга хат-хабар килган,сельпо магазина нинди товар кайтарганнар...Бер очрашып сойлашу шатлыгы тагын...
    10 дек
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    Свернуть поиск
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Нигез ташы...

    Нигез ташы...

    ЛентаТемы 11 733Фото 7 613Видео 569Музыка 68Участники 11 948
    • Подарки
    Левая колонка
    Всё 11 733
    Обсуждаемые

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

    Зарегистрироваться