16 декабрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Ватан сакчылары елын ябуга багышланган гала-концерт булган🎶
Биредә 🇷🇺Ватанны саклаучылар елын ябуга һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм волонтерлар өчен оештырылган «Геройлар мәңгегә хәтердә» иҗат бәйгесе-фестиваленең муниципаль йомгаклау чарасы узды. Чара барышында бүләкләү тантанасы да булган.
Алар арасында Түбән Кама муниципаль районының Афанас авылы җирлегендәге пенсионерлар оешмасы җитәкчесе 💫Лида Тартмина да бар иде. Ул «әдәби иҗат» номинациясендә «Безнең заман герое» хикәясе белән чыгыш ясап I дәрәҗә дипломга лаек булды📜👏 Лида Тартмина махсус хәрби операциядә батырларча хәлак булган, Афанас авылы егете Савельев В.А.турында сөйләгән❤️🔥
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/karendasebez-lida-tartmina-geroilar-mangega-xaterda-festivalenda-inde


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев