Фильтр
Матур юбилеең белән котлыйм! Ныклы тазалык, эшеңдә уңышлар телим. Алдагы елларда Ходай тазалыктан ташламасын, нык бул, Балаларың, туганнарың өчен син кирәк әле. Хәләл ризыклар, акчалар кереп торсын, көтмәгән җирдән сөенечләр килеп торсын.
  • Класс
kotlaular
Добавлено видео
00:23
Искечә Яңа ел белән!
12 322 просмотра
  • Класс
Яңа елны көткән сабый чагым
Хәтеремдә мәңге саклана
Мәктәп елларына кайтып килдем
Иң күңелле, ихлас чакларга.
Бүләк алыр өчен бәйрәмнән соң
Пакет теккән дәфтәр битеннән
Төн йокламый кәгазь пакетларга
Матур итеп рәсем төшергән....
Буяу карандашы төрле - төрле
Кыскарса да тотып атмаган.
Кибеп китсә ,башын төкерекләп,
Матур итеп рәсем ясаган!
Кыш бабай да булган,яшел чыршы,
Кар бөртеген сызып куйганбыз.
"Менә нинди матур,минеке !-дип
Әле мактанышып алганбыз!
Үзеңнеке элэкмәгән инде,
Иң кызыгы шунда булгандыр
Начар рәсемлесе туры килсә,
Читкә китеп елап алгандыр...
Аздан гына күңел булган безнең,
Юктан гына шатлык кичергән
Бер кап печеньясе,вафли ,кәнфит,
Перәннеген күреп сикерг
Показать ещё