Предыдущая публикация
Беркем сизми җаным елаганын
Кемгә кирәк инде синең зарың
Сердәш миңа бары назлы җилем.
Еласа да сагышымнан күңел
Елмаюлы минем карашым
Бүген күгем болытлы булса да
Чыгар әле димен Кояшым.
Тирә-яктан юаныч эзләмим мин
Үпкәләмим салкын карашка
Мине юатучы моңнарым бар
Җаным уралганда сагышка.
Күңелем генә еллар үткән саен
Нечкәргәннән әллә нечкәрә
Юк, юк, өзелерлек түгел
Киресенчә һаман яшәрә.😊
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14