Татарда Ленар исеме бар икән – димәк, татар яши әле!
«Ленар» дигән исемне ишетсәгез, сөенеп кул чабып куегыз. Бу гади генә исем түгел, ә татарның соңгы саклану кодларының берсе. Әйе, әти-әниләребез, никадәр басым булса да, совет чорында балаларына Василий яки Сергей дигән исемнәер кушмаган, Ленар яки Ренат дип булса да дәшкән. “Ленар” - «Ленинская народная армия» дигән сүздән чыккан исем, әмма без аны үзебезнеке иткәнбез! Урыста Ленар юк, ул бары тик татарда гына. Менә шундый “хитрый” без: хәтта совет лозунгыннан да милли код ясаганбыз. Ренаты да шулай, “революция + наука + труд”, дигән сүзләрдән.
Татар баласының татарча сөйләшмәгәнен күреп көенәсең дә, исеме Ленар икәнен белгәч, сөенеп куя