Предыдущая публикация
Сөю бакчасында йөрибез.
Тәүге тапкыр күрешкәннәр кебек,
Бер-беребезгә серләр сөйлибез.
Җәй түгел бу, әммә яз да түгел,
Ап-ак карлы кышка охшаган.
Тик өшетми, кайнар йөрәкләргә
Ярдан чыккан сөю ташыган.
Йорәкләрнең дулап шашкан чагы,
Ә күңелләр, чәчәк бакчасы...
Эх гомерләр, гомеркәйләр безнең,
Шулай шаулап гөрләп аксачы!
Илдар Нуртдинов. 08. 03. 24.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1