Фильтр
2026 елда Бәраәт кичәсе дүшәмбе, 2 февральдә кояш баегач керәчәк һәм таң атканчы дәвам итәчәк.
Бәраәт кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне Аннан сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала.
Кемнәр кайбер сәбәпләр аркасында, яки белмичә уразага кермәгән булсалар артык борчылмасыннар. Бу нәфел ураза. Тотмый калган өчен гөнаһ юк.
🙌Илаһи Хөрмәти догасы🙌 ♦♦БИК САВАПЛЫ ДОГА! ♦♦УКЫГЫЗ! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ ҺӘМ ЯТЛАГЫЗ!♦♦
Бисмиллахиррахмәниррахиим
Лә иләһә иллаллаһы Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти Сайфуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нух Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Ибраһим Хәлиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Гайсә рухуллаһи
Илаһи би хөрмәти Әюп сәнеруллаһи
Илаһи би хөрмәти Якуп Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нусаф әнәлиллаһи Илаһи би хөрмәти Гыйззәти Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти утыз пәра Коръәни Илаһи би хөрмәти 114 сурә Коръәни
Илаһи би хөрмәти 6666 аяти
Илаһи би хөрмәти хәрфе Коръәни вәффәрде вәһәмде
Илаһи би хөрмәти Әюп вә Шәеп галәйхиссаләми
Илаһи би хөрмәти җәннәти сабли рахматуллахи вәби хөрмәти Мөхәммәде
“Лә иләһә илләллаһу” – сөәлләргә җавап ул,_
“Лә иләһә илләллаһу” – бер Аллаһны берләү ул.
“Лә иләһә илләллаһу” – гарше көрси баскычы,
“Лә иләһә илләллаһу” – сигез оҗмах ачкычы.
“Лә иләһә илләллаһу” – әйтү өчен җиңел ул,
“Лә иләһә илләллаһу” – мизаннарда авыр ул.
“Лә иләһә илләллаһу” – динебезнең терәге,
“Лә иләһә илләллаһу” – сүзебезнең кирәге.
“Лә иләһә илләллаһу” – күренәдер күземә,
“Лә иләһә илләллаһу” – юлдаш булсын үземә.
“Лә иләһә илләллаһ”ның карамагыз әзенә,
“Лә иләһә илләллаһу” – мәңге бетмәс хәзинә.
“Лә иләһә илләллаһу” – гаип маллар китерә,
“Лә иләһә илләллаһу” – ризыкларны киңәйтә.
“Лә иләһә илләллаһу” – гөнаһларның пәрдәсе,
"Ошбу сүзне әйтүче" – Хакның сөйгән бәндә
Һәр көнне бу зикерләрне 100шәр тапкыр кабатласагыз, тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.
Бисмилләһ – «Аллаһ исеме белән»
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим – «Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән» (Бу дөньяда һәркемгә – мөэминнәргә дә, кәферләргә дә, ә ахирәттә бары тик мөэминнәргә шәфкатьле булган Аллаһ исеме белән)
Әлхәмдүлилләһ – «Аллаһыга - мактау»
Иншә Аллаһ – «Аллаһ теләсә»
Сөбхәналлаһ – «Аллаһ кимчелекләрдән пакъ»
Мәшә Аллаһ – «Аллаһ шулай теләде»
Әстәгъфируллаһ – «Аллаһтан гафу үтенәм»
Әг'үзү билләһ – «Аллаһы ярдәменә сыенам»
Әг'үзү билләһи минәш-шәйтанирраҗим – «Ташлар белән куылучы шайтаннан Аллаһы ярдәменә сыенам»
Лә иләһә илләллаһ – «Аллаһтан башка иләһ (гыйбадәткә лаеклы зат
Ана нәсыйхәте
Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабырлык күрсәтеп мине артык күрмәсәң иде.
Ашап утырганда кулым калтырау сәбәпле ризыгым идәнгә төшсә дә, киемнәремне үзем кия алмасам да, орышма мине, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем. Сабыр бул, балам!
Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, миннән җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта мин сине ничек чиста һәм матур итеп киендерә идем...
Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, миннән көлмә, балам! Киресенчә, минем акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит!
Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем г
*Мигъраҗ кичәсе. *Бәраәт кичәсе. *Кадер кичәсе. *Рагаиб кичәсе.
✅*Мигъраҗ кичәсе.
Дин тарихчылары әлеге вакыйга 621 елда булган дип бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.
Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый, дип санала. Пәйгамбәр «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пә
Аятел көрси татар хәрефләре белән
Әлеге аятьне Коръәннең иң олы аяте дип юкка гына әйтмәгәннәр, чөнки ул кешене бик саклый торган һәм аның рухын күтәрүче көчле чара.
Аятел Көрсине ятлап, мәгънәсен аңлап, гел кабатлап йөргән кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик хөрмәтле дәрәҗәдәдер.
✅ Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәз
🌸 Фәрештә
Төшеңдә фәрештә күрсәң, гаять тә яхшы булыр, ул төш алты төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында:
🌱 Бәрәкәт ирешүгә;
🌱 Гаделлеккә;
🌱 Яхшылыкка;
🌱 Хәләл мал кулыңа керүгә;
🌱 Дәүләтле булуга;
🌱 Улың тууга.
🌱 Әгәр дә төшеңдә үзеңә ике фәрештә сәлам бирсә, ике җиһанда да газаптан имин булырсың, җәннәтле ителерсең. Төштә фәрештәләрне җиргә иңүче итеп күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яки алар күккә чыксалар, кяферләр буйсындырылыр, иминлек ирешер.
🌸 Әгәр төшеңдә Исрафил фәрештәне күрсәң, гомерең озын булыр. Ул әгәр дә авызына Сур мөгезен тоткан булса, шул дәүләтнең башлыгы гаделлек, гыйбадәт һәм итагать иясе булганлыкка дәлилдер.
🌸 Төшеңдә Микаил фәрештәне күрсәң, м
Показать ещё