Фильтр

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләренең Чүпрәле районы авылларына экспедициясе

10–11 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге хезмәткәрләре (тарих фәннәре докторы Р.Р.Исхаков, тарих фәннәре кандидаты И.Җ.Фәйзрахманов, Х.З.Баһаветдинова, И.И.Гайнуллин) катнашында Чүпрәле районы Олы һәм Кече Чынлы, Түбән һәм Югары Карикитә, Мочәли, Түбән Чәке, Иске Задур, Яңа Кәкерле, Яңа һәм Иске Чокалы, Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Татар Төкесе авылларына төбәк тарихын өйрәнү максатында экспедиция узды.
Тарихи-мәдәни мирас объектлары, зираттагы кабер ташлары барланды, борынгы кулъязмалар һәм шәҗәрәләр ө
  • Класс

ТАТАР УБЫЕН НИГЕЗЛӘҮЧЕЛӘР - ЯҢА КӘКЕРЛЕ КЕШЕЛӘРЕ

Иршат ЗАКИРОВ

Тормыш шулай таләп итә: без һаман алга барырга омтылабыз. Әмма киләчәкне ачык күрер һәм аңлар өчен вакыт-вакыт артка борылып карау да кирәк. Ә артыбызда безне тудырып үстергән ата-ана, әби-бабаларыбыз, безгә канат биргән туган ягыбыз. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр.
Татар Убые авылының тарихын өйрәнүгә үзләреннән өлеш керткән күп кенә шәхесләребез бар. Иң беренче Әхмәт ага Булатов һәм аның абыйсы Гәрәй Баһаветдин улы Булатовларны атап китәсе килә. Әхмәт Булатов – танылган галим, журналист, дәүләт эшлеклесе, авыл тарихын, шулай ук районыбыз тарихын да, беренче башлап өйрәнүчеләрнең берсе. Аның кызыклы гына үз фикерләре бу
  • Класс

КОТЛЫЙБЫЗ!

Азат Вахитов - Татарстан Язучылар Берлегенең шәрәфле әгъзасы

Күренекле авылдашыбыз, Татарстанның атказанган төзүчесе, шагыйрь һәм прозаик Азат Мәхәррәм улы Вахитовка шушы көннәрдә Татарстан Язучылар Берлегенең шәрәфле әгъзасы (почетный член) исеме бирелде. Азат Вахитов (24.1.1953, Яңа Кәкерле) үзенең лирик шигырьләре, гыйбрәтле хикәяләре белән күп санлы әдәбият сөючеләргә танылды. Ул - "Гомерем агышлары", Казан, 2011; "Дөньялыкта үзем сунарчы", Казан, 2015; "Авылымда бер кич", Чабаксар, 2023, исемле китаплар авторы, Татарстан Журналистлар Берлеге әгъзасы, Чүпрәле районының Зәки Нури исемендәге, Ульяновск өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый исемендәге премияләре лауреаты. Азат Вахитов
КОТЛЫЙБЫЗ! - 988668053145
КОТЛЫЙБЫЗ! - 988668053145
  • Класс

КАДЫКАЙ АБЫЗ

КЕМ УЛ - ЛЕГЕНДАЛАР ГЕРОЕМЫ ЯКИ РЕАЛЬ ШӘХЕСМЕ?

Татар Төкесе авылы янында җирләнгән Кадыкай абыз турында ишетмәгән кеше юктыр. Ата-бабаларыбыз аны чынлыкта бу якларда яшәгән, әллә нинди хикмәтле сәләтләргә ия булган, ислам дине өчен көрәшкән кеше булган дип кабул итәләр иде. Соңрак килгән яшь буыннар моңа күбесенчә әкият, халык уйлап чыгарган легенда итеп карадылар. Түбәндә шул хакта эзләнүләр нәтиҗәсе буларак язылган, Түбән Чәкедә узган конференциядә доклад буларак тәкъдим ителгән очеркны урнаштырабыз. Шушы ссылка аша кереп укырга мөмкин.
https://disk.yandex.ru/i/sKf0YPWx9E4HWg
  • Класс

ЧӘКЕДӘ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ

ТАУ ЯГЫНЫҢ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ

20 июнь көнне районыбызның Югары Чәке авылында, урта мәктәпнең төзекләндерелгән һәм реставрацияләнгән мәһабәт бинасында “Тау ягының татар авыллары: үткәне һәм бүгенгесе” дигән фәнни-практик конференция үткәрелде. Аны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Чүпрәле муниципаль районы администрациясе оештырды. Бу бик тә кызыклы һәм мөһим чарада Тарих институты галимнәре, төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчылар, районыбыз мәктәпләре укытучылары, китапханәчеләр,
мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Конференцияне сәламләү чыгышлары белән Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Фәннәр ака
    ЧӘКЕДӘ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ - 988540417177
    ЧӘКЕДӘ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ - 988540421017
  • Класс

КОТЛЫЙБЫЗ!

Шамил Абдрахманов - Татарстанның атказанган укытучысы

Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 10 апрелендәге 278 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Советлар Союзы Герое Зариф Закирович Алимов исемендәге Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры Шамил Мөбәракҗан улы Абдрахмановка " Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.
Чын күңелдән тәбрик итәбез!
КОТЛЫЙБЫЗ! - 988170415001
КОТЛЫЙБЫЗ! - 988170415001
  • Класс

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!

Кадерле дусларым! Корбан гаете — рухи байлыкка ирешү юлы. Сезгә сәламәтлек, шатлык һәм иман байлыгы телим! Яхшы гамәлләрегез, юмартлыгыгыз бәрәкәтле муллык китерсен!
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР! - 988119711897
  • Класс

КОТЛАУ

ФӘРИДӘ СӘЕТОВА (ШАКУРОВА)ГА

Хөрмәтле Фәридә Рифкат кызы!
Сезне Яңа Кәкерле тарихын өйрәнүчеләр группасының йөзенче катнашучысы булуыгыз белән ихлас котлыйбыз! Сезнең активлык туган як тарихын саклауда, үткәнне өйрәнүдә һәм киләчәк буыннарга тапшыруда зур әһәмияткә ия. Туган якларга, күрше авылларга да, булган мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Киләчәктә дә Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм яңа ачышлар телибез! Туган җирләр тарихын өйрәнү юлыгыз һәрвакыт кызыклы һәм мәгънәле булсын!
"ЯҢА КӘКЕРЛЕ ТАРИХЫ" группасы
  • Класс

ХУШ, БӘХИЛ БУЛ, ЛАНДЫШ!

РАББЫБЫЗ, АНЫҢ УРЫНЫН ОҖМАХЛАРДАН КЫЛ!

Ландыш Илгиз кызы Кәримованың вакытсыз вафат булуы турындагы кара кайгылы хәбәр һәркайсыбызны тетрәндерде, һәркайсыбызга аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Аның шулай кинәт мәңгелеккә китеп баруы аны белгән һәм яраткан һәркем өчен чын фаҗига булды. Ландыш – искиткеч ягымлы, зыялы һәм әдәпле кеше иде. Ул тирә-юньгә җылылык та, яктылык та сибә белде, һәм аның белән очрашкан һәркем аның үзенә бертөрле сөйкемлелеген сизә иде.
Башка республикада яшәсә дә, Ландыш һәрвакыт туган авылына кайтып йөрде, анда аның йөрәге дә, күңеле дә тынычлык таба иде. Одноклассникида Яңа Кәкерле авылы турындагы ул алып барган бит авылыбызның чын елъязм
  • Класс
Показать ещё