
Левая колонка
О группе
Ләйсән Гыймаева 14 апрельдә Азнакай районы Чалпы авылында дөньяга килгән. Балачагы Мөслим районы Олы Чакмак авылында узган. 9 сыйныфны тәмамлагач, Ләйсән Лениногорск музыка һәм педагогика училищесына укырга керә. Казанның педагогика университетында музыка факультетын тәмамлый. Бер ел Казан дәүләт фольклор ансамблендә эшләп алгач, үзенең сольный карьерасын башлап җибәрә. 2003 елда «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге белән эшли башлый. Алар белән 12 ел хезмәттәшлек итә. Ләйсән Гыймаеваның аеруча популяр җырлары — «Яшьлегем чишмәләре», «Җаныкаем-җанашым», «Синең карашың», «Татар чәе».
Булат Бәйрәмов — танылган алып баручы, шоумен. Әлеге парның дуэт-җырлары да бик күп. Иҗади гаилә Казанда яши, өч кыз үстерәләр.
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов