Авыл буйлап оча аккош,
Эзли парын, таба алмый.
Аңа бит бу бик зур сагыш,
Яратмаган аңлармы?
Әй, ак төсле матур кошлар,
Чиксез сөю әллә мөмкинмә?
Назлы хисләр артып таша,
Моңсуланып сезгә карыйм мин.
Оча-оча, эзләп тапты,
Аерылышуны кичерә алмады.
Каңгылдашып, канат кагып
Ике гашыйк туя алмады.
Тик башларын башка салып,
Канатларын җәеп кочалар.
Я ,бер уйнап, суга батып,
Я бер күккә очалар.
Саф, әкияттәй мәхәббәт,
Хыялмы бу, әллә шатлык?
Йөрәк янса, я бер рәхәт,
Ә кай вакытта еларлык!