Мин сокланам авыл кешесенә,
Гаҗәпләнәм аңа көннән-көн.
Күрсәтергә иде шул кешегә,
Хезмәтенә карата хөрмәтен!
Һаман эш дип кеше күрми ул,
Вакытында кайтып керми ул.
Кунакларга барып йөрми ул,
Ялның ни икәнен белми ул,
Авыл кешесенең кендеге,
Тугачтын да җиргә береккән.
Юктыр аның кебек туган җирен,
Гөл - бакчага күмеп, үз иткән.
Барып ял итеп кайт!-дисәң
Уйлый башта йорт-җир, курасын.
Кемгә калдырыйм икән ди ул,
Көч, тир түгеп корган дөньясын?
Ялга китсәм дөнья туктала:
-Малларыма печән кем сала?
-Сыер бар бит, аны кем сава?
-Печән җиткән аны кем чаба?
Бармас өчен йөз сәбәбен таба.
Бакчамдагы бәрәңгенең чүбен
Мин утамый аны - кем утар?
Чират көтүе дә җитеп килә,
Миннән башка аны кем көтәр?
Ничә сыер, ничә сарык бар,
Каз- үрдәге, күркә, чебеше.
Ялга китсәм миннән башка,
Кем эшли соң бөтен бу эшне?
Бакча башындагы койма ауган,
Тотасы бар шуны яңадан.
Ял итәргә балаларның,
Балалары кайта каладан.
Сөенә- сөенә каршы аласың,
Алар артларыннан чабасың.
Шул балалар белән мәш килеп,
Җәй төсен дә күрми каласын.
Көз барырга дисәң бәрәңгесе,
Кишер , чөгендере бакчада.
Казып алып базга тутырганчы,
Инде салкын кышы башлана.
Авыл йорты шәһәр йорты түгел,
Бер йозакка гына бикләргә.
Ун ишектә ун йозак, капкасына,
Терәү кирәк сөяп китәргә.
Салкын кышта өйне ташлап,
Ничек инде чыгып китәсең?
Котел сүнеп торба шартласа,
Аннан ничек кайтып җитәсең?
Ничек арт кыздырып ятмак кирәк,
Чөнки аңа вакыт кадерле.
Ят нәрсә ул авыл кешесенә,
Эшсез, ашап яту - әзерне.
Ял итәргә аның вакыты юк,
Көн тудымы аны эш көтә.
Яккан мунча,сөтле чәе булса,
Авыл кешесенә шул җитә.
Туган җиргә булган мәхәббәт,
Авыл кешесенең канында.
Аңлар өчен моның барын да,
Күп кирәкми, туу җитә,
Бер бәләкәй генә авылда!
Җәвит Шакиров


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1