Гыйнвар аеның соңгы шимбәсендә Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына быелгы беренче зур гуманитар йөк озатылды. Аның гомуми күләме 45 тонна тәшкил итте.
Узган елда шәһәрдән МХО зонасына җибәрелгән беренче гуманитар йөкнең күләме 22 тонна булган. Быел исә бу күрсәткечне ике тапкырга арттырырга мөмкин булды. Бу шәһәр һәм район халкының бердәмлеге тагын да ныгуын ассызыклый.
Озын юлга 40 кубка якын төзелеш материаллары, эш кораллары, җылыткычлар, шиннар, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялгән ике фура һәм ике «Газель» автомобиле юл алды. Волонтерлар, эшмәкәрләр, район җитәкчелеге, битараф булмаган кешеләр һәм хәрбиләрнең гаиләләре әлеге гуманитар я