Фильтр
📺 Яңалыклар. Эфир 30.01.2026
👉 
https://nkamsk-rt.ru/news/ianalyklar-tapsyru/ianalyklar-efir-30012026
✅ Бүген тапшыруда:
Дүртенче көн тоташ кар ява. Коммуналчылар көчәйтелгән режимда эшлиләр
Машинасыз кала язган. Автосалон хезмәткәренең уяулыгы һәм полициянең оператив эшчәнлеге мошенниклык очрагыннан коткарган
Үзебездә җитештерелгән. Түбән Камада яңа электормобильне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр
Уртак эш. Түбән Кама укучылары солдатларга ярдәм итәләр
Истәлекләре белән уртаклашты. Түбәнкамалылар шәһәрнең беренче төзүчесе белән очраштылар
Түбән Камада «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлар төркеме үз эшчәнлеген киңәйтүен дәвам итә, фронтка ярдәм итүгә битараф булмаган шәһәрдәшләрне җәлеп итә. Бүген Химиклар проспектындагы, 72 б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына 18нче коррекция мәктәбенең 6а сыйныфы укучылары килде.
Волонтерлар җитәкчелегендә балалар беренче тапкыр үз куллары белән коры душ ясадылар – бу алгы сызыктагы сугышчылар өчен алыштыргысыз әйбер.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, 18нче коррекция мәктәбе белән хезмәттәшлек күптәннән җайга салынган, һәм хәзер алтынчы сыйныф укучыларының уртак эшкә үз өлешләрен кертү чираты җиткән. Малайлар һәм кызлар ясау процессын тиз үзләштерделәр һәм зур кызыксыну бел
Түбән Каманың 36 нчы мәктәбе укучылары хәрбиләргә ярдәм итәләр. Балалар гади материаллардан алгы сызыкта кирәкле әйберләр ясыйлар: исән калу беләзекләре үрәләр, коры душ җыелмалары җыялар һәм солдатларга хатлар язалар.
Бу иҗат кына түгел, ә уртак эшкә аңлы рәвештә өлеш кертү, ди «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлар. Алар мәгариф учреждениеләрендә осталык дәресләрен еш үткәрәләр. Балалар меңләгән исән калу беләзекләре, коры душ җыелмалары һәм хәтта пилотсыз очу аппаратлары өчен запас частьләр әзерләгән.
Автосалон хезмәткәренең уяулыгы һәм полициянең оператив эшчәнлеге ярдәмендә, Түбән Камада мошенниклык очрагы фаш ителә. 68 яшьлек пенсионер үзен төрле ведомство хезмәткәрләре итеп таныштыручы кара мәкерлеләргә алданып, 2 миллион сумлык автомобиленнән мәхрүм кала язган.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, мошенниклар ир-атны машинасын сатарга һәм акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә ышандырганнар. Әмма автосалон хезмәткәре шикләнеп, полициягә хәбәр иткән. Хокук сакчылары операция оештырганнар, аның барышында машина хуҗасына хәлне аңлатып, акчаны кара мәкерлеләргә тапшыртмыйча калганнар. Хәзер мошенниклык схемасында катнашучыларны эзләү бара.
ntrtatarlife
  • Класс
Синоптиклар фаразлавынча, республикада һава температурасы 3 февральгә кадәр –1дән –6 градуска кадәр сакланачак.
Киләсе атнаның уртасына кадәр кинәт салкыннар көтелә: 5 февральдә термометр баганалары –25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы белән сөйләшүендә «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә һава торышы температура үзгәрешләре белән аерылып торачак. Атна ахырына кадәр тагын бер кыска вакытлы җылыну булуы ихтимал. Шул ук вакытта кар яуым-төшеме дүшәмбедә кадәр дәвам итәчәк һәм айлык норманың яртысына кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Татарстанда «Кулланучы хокукларын яклау» дигән 13нче республика олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Анда республиканың төрле районнарыннан 8 меңгә якын 8-11 сыйныф укучысы катнашты.
Түбән Кама данын бер меңнән артык укучы яклады, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, районның югары белем дәрәҗәсен расладылар.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 8-9 сыйныфлар арасында 37нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы Егор Гришин җиңүче булды. Аның укытучысы – Ольга Савельева.
Шулай ук, 36нчы мәктәп укучылары Александр Шеронов һәм Яна Спирчина «Кулланучы законнары тарихын өйрәнүдәге казанышлар өчен» махсус номинациясендә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның остазы – Елена
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда кайсы трассаларда һава торышы аркасында чикләүләр саклануын хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә «Алексеевск — Әлмәт» автомобиль юлында (Татарстан Республикасындагы түләүле «Шали (М-7) — Бавлы (М-5)» автомобиль юлы составында) йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре гамәлдә кала.
Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачыкланганча, чикләүләр һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә төбәктә җепшек кар, урыны белән көчле җил саклана.
Показать ещё