Фильтр
💫Спартакиада ярышларының җиңүче командалары билгеле 💪
16-31 гыйнвар көннәрендә оешма-предприятиеләр арасында XXXVI спартакиада ярышлары узды. Ярышларда 7 команда 10 төрле спорт дисциплинасы буенча көч сынашты. Барлык уеннарның нәтиҗәләрен чыгарганнан соң җиңүчеләр билгеле булды:🏆
🥇1 урын - Совет һәм Башкарма комитет командасы;
🥈2 урын - Эчке эшләр бүлеге һәм янгын-сүндерү коткару командасы;
🥉 3 урын - Сети командасы.
Җиңүче командаларыбыз спорт кибетеннән 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертификатлар, кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
📸 Фотолар - "Яшьлек" спорт комплексыннан.
#Мөслим_спорты
#файдалы_киңәшләр
Нитратларны киметәбез🥕🍋🥝
♻ 6-12 сәгать суда тотып, яшелчәләрдәге нитратларны 20-40 % ка киметеп була.
♻ Пешергәндә, бәрәңгедә - 30-50, %, кишер һәм кәбестәдә - 70 %, чөгендердә - 40-50 % ка кадәр нитратлар кими. Әмма озак кайнатканда нитратлар гына түгел, файдалы матдәләр дә юкка чыга.
♻ Консервлау шулай ук нитратларны киметә, әмма тозлыгын (рассол) эчмәскә кирәк.
♻ Яшелчәләрне караңгы урында саклагыз.
♻ Нитратлар күбрәк сок хәрәкәте булган урыннарда: тамыр, сабак, яфрак җепселләре, кабыкта туплана. Яшел тәмләткечләрнең каты сабакларын, тамыразыкларның аскы өлешен, кәбестәнең үзәген һәм өске яфракларын кулланмагыз.
📸 Наилә Сәлахова фотосы
#җирле_үзидарә
Биш авылны үз эченә алган Крәш. Шуран авыл җирлегендә 243 хуҗалык исәптә тора. Һәр авылда да урам утлары яна, юлларга ремонт үткәрелә. Халыкны су белән тәэмин итү буенча да соңгы елларда күп эш башкарылган: иске су торбалары пластикка алыштырылган, янгын гидрантлары көйләнгән, будкалар яңартылып, автоматика куелган. Җирлектәге барлык өйләргә дә су кергән. Елга бер мәртәбә суга анализ үткәрелә, чишмәләр чистартыла. Җирлектә мөгезле эре терлек тотучылар да шактый.
– Халыкта активлык уятуның мөһим факторы – үзара салым программасы. Ул авыл халкын күптән борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Быел да халыктан җыелган акчага авыл юлларын һәм чишмәләрне төзекләндерергә,
#сәламәтлек

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, психиатр-нарколог Виталий Холдин «Радио 1» белән әңгәмәдә энергетикларны куллану тешләргә зыян китерә һәм хәтта аларны югалтуга китерергә мөмкин, дип кисәтте.
Эксперт сүзләренчә, авыз куышлыгының төп зарарын шикәр һәм кофеин катнашмасы китерә. Шикәр эмальне таркатучы бактерияләр өчен уңай шартлар тудыра, ә кофеин микрофлораның кислоталылыгын киметүче һәм балансын саклаучы төкерек бүленеп чыгуны киметә. Лайлалы тышчаларның кибүе үзеннән-үзе кариеска китерә.
Моны булдырмас өчен эксперт энергетик кулланганнан соң ук авызны гадәти су белән чайкарга киңәш иткән.
Моннан тыш, Холдин аңлатканча, өлкән кешегә мондый
#дин_вә_вөҗдан
Февраль аена Мөслим өчен намаз вакытлары.
Югалтмас өчен, үзегезгә саклап куегыз.
#шигырьле_мизгел
Кемдер өчен
Онытмассың диеп өметләнмим,
Онытырсың хәтта төсемне.
Башка хисләр бик тиз күмеп китәр
Ялгыш кына күргән төшеңне.
Онытырга теләмәгәндә дә
Оныттыра торган сәбәп бар:
Икебезне ике төрле итеп
Күрсәтә шул безнең сәгатьләр.
Сәгатьләрне дөресләп тә булыр,
Тик «дөресләп» булмас вакытны.
Кемдер өчен тәүге сөюләр бит
Кемдер өчен була актыккы.
Фәнис Яруллин
Фирдәүс Фәрхетдинов,
Рус Шуган мәктәбе директоры:

Балачактан ук китаплар укырга яратам. Әтиебез күп укый, китаплар, газета-журналлар алдыра иде. Мәктәптә дә китап укуны таләп иттеләр. Авыл китапханәсендәге күпчелек китапларны укып чыктым, дисәм, ялгыш булмас. Татар язучыларының әсәрләрен дә, русча китапларны да укыдым. «Казан утлары» журналының һәр санын көтеп ала идек.

Фәнни-популяр китаплар, фантастик әсәрләр укырга яратам. Фантаст язучылар Иван Ефремов, Адлер Тимергалин китапларын йотлыгып укый идем. Кызганыч, хәзерге фантастика космос турында хыялланган кешеләр өчен түгел, ә кеше куркытыр өчен языла кебек. Соңгы укыган китабым да фәнни-фантастик әсәр: Владимир Корчагинның «Астийск
#иминлек
“Рейдлар барышында балаларны транспортта махсус креслодан башка йөрткән – 4, иминлек каешын эләктермәгән – 15, каршы як полосага чыккан – 5, җәяүлегә юл бирмәгән – 3, җәяүле кичүе булып та, тиеш булмаган урында юл аша чыккан 4 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелде. Алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән бер райондашыбыз тоткарланды, аның эше шушы көннәрдә мировой судка тапшырылачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
#тәмлетамак #аш_су
Райондашыбыз Эльмира Тимергалиевадан
#лайфхак.
Фрикадельки өчен фарш әзерләгәндә, суганны сливочный майда тушить итеп, бергә кушып чыгарыгыз. Йомшак, тәмле була.
Чи суган кушылган фарш туңдыргычта озак торса ят тәм килә башлый. Суганны ярымкыздырып салсаң, фаршның тәме үзгәрми.
📸 Эльмира Тимергалиева фотосы
Показать ещё