Чтобы посмотреть страницу вам нужно войти или зарегистрироваться
    0 комментариев
    0 классов
    Гөлнара Рамазанова бизәде. Зур рәхмәт.
    0 комментариев
    0 классов
    Сания ШӘРИПОВА “ӘННӘ” Гайшә, үзенең бәхетенә үзе сокланып, атлаган саен Ходайга шөкер итеп, аңардан шул бәхетнең китмәвен үтенә, балаларына исәнлек тели, күз генә тиеп куя күрмәсен, дип, алдан ук борчыла. Язмыш бер тапкыр күтәрә алмастай кайгы бүләк итте Гайшәгә. Үлгән кеше турында, яшь иде, Ходай ярдәм бирсен, дип жәллиләр. Бер караганда, ул үлә дә котыла, дөнья көтәсе юк. Бераз сөйлиләр дә тыналар, әкренләп бөтенләй онытыла. Мин һәрчак ялгыз торып калганны кызганам. Ул үзенең якыны артыннан тереләй кабергә барып керә алмый, ни үле, ни тере килеш гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның өчен никадәр яшь түгә торгандыр. Гел, кешегә күрсәтеп, елап йөреп тә булмый, истәлекләрне хәтер сандыгына салып куясың да, шул сандыкны нәрсә эзләгәнеңне белмичә актарасың да актарасың. Ничек акылдан язып хыялланмыйсың? Ходай сабырлык, ярдәм бирәдер, мөгаен. Эчең тулы ут булса да, чи тирегә ут капмый. Авызыңдагы канны төкермисең, эчкә йотасың. Моны якынын югалткан һәркем яхшы белә. Гомеренең сөеп-сөелеп туймас чагы ирсез үтте. Моны тормышның нинди икәнен үзе күрмәгән кешегә сөйләп аңлатып була торган түгел. Җыен эт ишетмәгән сүзне ирсез хатын ишетә. Бер гаепсезгә ак эт бәласе гел кара эткә. Кая инде ул, урам тутырып, берәр мәдәни чарага бару. Өй тавыгыдай, беркая чыкмауны хуп күрәсең. Ни әйтсәң дә, бармыйча калырга ярамаган бик якын кешеләреңдә кунак булганда да хуҗаның тугры хезмәтчесе этнеке шикелле урының я ишек төбендә, я савыт-саба юган җирдә кухняда. Кыстасалар да түр башына менеп утыра алмыйсың. Анда — парлылар урыны, ирлеләр урыны. Бернигә мохтаҗлык юк. Бар нәрсәң дә бар. Тик күңел китек. Кыек атсалар да туры тия. Йомшак сүз дә ярамый, җебеп төшәсең дә, бер юкка балавыз сыга башлыйсың. Көйләсәләр, көйгә килеп булмый. Ул тол калганда, уллары бәләкәйләр иде. Балаларын җил-яңгыр тидерми ун ел буе ялгызы тәрбияләде. Аллаһыга шөкер, тиреләре тегеп куелмаган, әти юк, дип тормадылар, үстеләр, кул арасына иртә керделәр. Гомер шундый шәп тизлек белән йөгерә, куып тотам димә. Моңа кадәр уллары белән юанды. Кулын сораучыларны, өенә дә кертмәде, ияреп тә китмәде. Гаиләгә артык кеше керүен, балаларының кагылып-сугылып, иптәшләре кырында кимсенеп, үсүләрен теләмәде. Мәктәпне тәмамласалар, бөтенләй ялгызы кала түгелме соң? Тормыш дәвам итә. Аллаһы Тәгалә бер тапкыр гына биргән гомернең көзен телефон шылтыравын көтеп тилмереп үткәрмәскә кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Кулыңнан эш килгәндә, куыш корырга; өшегәндә җылынырга, учагыңны ягарга кирәклеге турында уйлый башлады Гайшә. Хәзер инде алтын принцлар табылмас, тормышта елгадагы көймәне аудармый гына парлы ишкәк белән ишәрдәйләр сорап килүчеләр булса, кире какмаска кирәк. Шундый фикердә булса да, Рамазан үзенең ниятен белдергәч, ныклы карар кабул итеп өзеп кенә җавап бирә алмады. Атна-ун көн үттеме, юкмы, тупсада ир заты яңадан күренде. Бу юлы үзе белән ике кызын да, әбисен (Башкортстанда хатынның әнисен әби диләр икән) дә ияртеп алып килгән. Зур табын булып, алып килгән күчтәнәчләр янына, өйдәге тәм-томны да тезеп чәй янына утырдылар. Сүзне олы кеше башлады. "Гайшә, балам, без сезгә зур йомыш белән килдек. Рамазан кияүне узган килгәндә, борып җибәргәнсең. Үпкәләмим, синең ихтыяр. Сине аңа бик якын туганнарыбыз димләде. Яхшы кеше булмасаң, газиз кызым урынына шушы ап-ак чәчле башым белән киявемне, оныкларымны сиңа көчләп тагып утырмасыем. Үлгән артыннан үлеп булмый. Жәллә киявемне, аны жәлләмәсәң, мине жәллә. Монавы ятим балалар хакына ризалаш, олы башымны киче итеп килдем, үкенмәссең", – дигән сүзләрдән соң мөлдерәмә тулы күзләре белән тын да алмый, чебен очса да ишетелерлек тынлыкта, үзенә төбәлеп торучы карашлардан югалып калды, җаны әллә ничек чәнчешеп куйды. Улларына карады. Аннан ир затлары ихата курага чыгып, эш табып байтак кына мәж килделәр. Әби, борылырга урын калдырмый, үгетләде дә үгетләде. Рамазаннар авылына кайтып, тамыр җәйделәр. Черегән бай булмасалар да тапканнары үзләренә җитеп, өсләре бөтен, тамаклары тук, булганына канәгать итеп, матур гына яшәп киттеләр. Малайлар күбрәк “әттә” диеп йорт хуҗасы кырында буталдылар. Гайшә кызларны якын күрде, “кызым”, “алтыным”, “үскәнем” дип эндәште, ләкин тегеләр аңа беркем дип тә әйтмәделәр. Баштарак, ярый, әкренләп өйрәнерләр әле, дип уйладылар, көчләп “әннә” дидермәделәр, соңнан дәштерәселәре килсә дә балалар күңеле моны кабул итмәде, үги әни алар өчен ят кеше иде. Дөрес, Гайшә апалары тыныч кеше булды; кайчакта шукланып, челпәрәмә китереп, чынаяк-тәлинкә мазар төшереп ватсалар да; үтүкләгәндә кием яндырсалар да; тавыш күтәрмәде; бөтенләй күрмәмешкә салышты. Кызлар белән дуслашу өчен, барлы-юклы акчасына тәм-том, матур уенчыклар, яңа күлмәкләр сатып алып торды; чәчләрен әйбәтләп тарап, матурлап тасмалап үрде; кызыклы әкиятләр сөйләде; алар белән уйнады; дәресләрен хәзерләште. Яши торгач, кызлар әниләре урынына килгән бу апаның гаиләгә кереп урнашуларына күнектеләр, әмма көтелгән сүз һаман ишетелмәде. Гайшә чәчрәп кабынып китмәде, ирен битәрләмәде, сабыр гына көтте. Күпмедер вакыттан соң өйдә тагын бер малай артты. Моңардан соң кызлар күңелендәге тискәре холыклар яңадан уяндылар, “әннә” дияргә телләре әйләнмәде. Аларны әтиләре дә, әниләре исән чактагы шикелле, яратмый, күбрәк вакытын малайлар белән үткәрә. Гайшә апа – ул үги әни; җитмәсә, безне яратмаска була, бәби алып кайтты. Картәниләре дә әниләре бар чактагы кебек элекечә өзелеп яратмый, ияләштереп тә яткырмый, куна калырга да кыстамый, чәен эчергәч, аркаларыннан сөя дә тизрәк озату ягын карый: – Барыгыз, үзегезнең өегезгә кайтыгыз. Сез — зур кызлар инде хәзер. Апаегызны карашыгыз, һаман “әннә” димәсәгез, апаегыз сездән алдан әйтеп куяр әле, – дип, тизрәк озату ягын карый. Әйтсә әйтер, ул бит үги түгел, үзләренеке. Икенче көнне картәниләре, яулыгын дүртпочмаклап туздырып бәйләп, үзе әйтмешли, өченче аягы-таягына таянып, нигәдер, чакырганны көтеп тормыйча, үзе кунакка килгән. Ястык кебек кабарып пешкән күмәч, яңа гына сепараттан чыккан каймак, күптән түгел генә аертылып, әле утырып та бетмәгән бал белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, кулъяулыгы белән авызын сөртте, озак итеп, изге теләкләрен, балаларга тәүфыйк-бәхет теләп амин тоткач, хәйлә уйлап тапкан төлкедәй, болай да кысык күзләрен кыскалап: – Гайшә, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен, улыгыз атасына охшап, нинди пәһлеван булып үсеп беткән. Иркенләп бер рәхәтләндереп сөярмен, күптән бала сөйгәнем юк, барыгыз әле урманга. Кызларыбызга урманны күрсәтеп алып кайт. Күп итеп балан җыярсыз, үзе ачы булса да бәлеше телеңне йотарлык тәмле була аның. Миңа да бирерсез. Минем хәзер урманга йөрер вакытларым узды шул инде, – дип озатып калды. Аяз көннең матурлыгы! Кояшның пешерми генә үзәккә үтеп керерлек җылылык биреп, кыздырган бер мәле Ни җәй үтеп бетмәгән, ни әзрәк көзгә керелгән сентябрьдә син дә бер, мин дә бер мизгел. Урманның ямьлелеге! Миләш белән балан җимешләре, әллә кайдан ялкынланып янып торалар. Яфрак-үләннең ниндие генә юк. Кырмыска иләвендәге бөҗәкләрнең эш-хәрәкәтләрен күзәтә-күзәтә, өйдән пешереп алып килгән йомыркаларга тоз сибеп ашап тамак ялгап, чәй эчеп алгач, алып килгән ризыкларын төенчеккә төйнәп, билгеле генә куак башына элеп куйгач, Гайшә биленә буган алъпкыч итәгенә балан җыярга тотынды. Кызлар, кайткач муеннарына муенса ясап тагарга, миләшкә барып ябыштылар. Аннары чикләвек куагын күреп алдылар. Аның ботагын сыгып төшереп, кемузардан ярышып кәшәкәсе белән бергә булдыра алган кадәр йолкыдылар да йолкыдылар. Әзрәк эчтәрәк колмакка тап булдылар. Тик, савытлары тулгач, азыклары эленгән куакны күпме эзләсәләр дә таба алмадылар, кычытканга чагылып беттеләр, буталалар да бер урына килеп чыгалар. Башта бик кыю күренсәләр дә әкренләп кикрикләре шиңде. Кайтасылары килә, юлны тапмыйлар, елыйсылары килә, чарасыздан кычкырга керештеләр: – Әннә, әннә, әннәү… — дип ачыргаланып кычкырулары хатынны таң калдырды. Гайшә атылып килеп чыкты да кызларны кочагына алып, кысып кочаклады. Шатлык яшьләрен тыеп та йотып та булмый икән. Шулай итеп, ул урманнан “әннә” булып, зур шатлыгы эченә сыймый ташып, елмаеп кайтып керде. ...Еллар үтте. Бу дөньяда ризыгы беткән әбине күптән түгел хөрмәтләп җир куенына тапшырдылар. Рамазан белән Гайшә балаларның бишесенә дә бердәй карап, бертигез яратып, тәрбияләп үстерде. Алар үзләре дә тырыш булды, ата-аналарының йөзенә тап төшермәделәр. Зурлары, әти-әниләрен артык борчымый, үз көчләре белән сайлаган һөнәрләре буенча белгечлеккә укырга керде, бәләкәчләре өченчедә укып йөри. Бүгенге көндә “әттә”, “әннә”дип өзелеп торалар. Ә ир белән хатынның телендә “яратасыңмы?”, “яратам” дигән сүзләр юк, еш кына бер-берсенә әйтмәсәләр дә үзалларына “ярый әле, Ходай безне кавыштырган”, дип уйлыйлар. *** Автор үзе турында: Бәләкәйдән үк күп нәрсә белән кызыксына, мөмкин кадәр күбрәк белергә, күбрәк җирләрне күрергә тырыша торган идем. Шуңа үзем теләп армиягә киттем. Монда да бик күп китаплар укыдым, хыял диңгезендә йөздем. Ике елдан, акыл утыртып, туган ягыма — Бүздәк районының Каран авылына әйләнеп кайттым. Читтән торып, БДУга укырга кердем. Анда Сәгыйдулла Хафизов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Үзбәк Гыймадиев кебек танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладым, тирән белем алдым. Әкренләп белемне энҗе бөртегедәй җыеп, тәҗрибә туплау, иҗат казанында кайнау күз алдымда яңа офыклар ачты. Буш вакытта кәгазь шыгырдатам, каләм тибрәтәм. Язган әйберләремне авылдашларым көтеп алалар, минем фамилия күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталар. Әлеге көндә лаеклы ялдамын. Мәктәптә укыткан укучыларым арасыннан Айдар Зәкиев кебек язучы үсеп чыгуына горурланам.
    0 комментариев
    0 классов
    Өннәремдә күктән карап, Күзәтәсең сыман гел. Төшләремдә шуңадыр Бергә үткәргән мизгел. Нәрсәгә тотынсам да, Тотам синең киңәшне. Бергәләшеп башкардык Авыр тоелган бар эшне. Яңа әзерләнгән идек, Үткәрергә дип, туйларга. Төштә дә матур үткәннәр, Өндә баткангадыр уйларга. Мин беләм, биектә күктәсең, Я кояш, я ай буйларында. Үрелеп ал дип, кул сузсам, Җитмәс инде буйларың да. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 13.04.22
    0 комментариев
    0 классов
    Кыш тәме Салкын кышның тәмен Бик белергә теләп, Капканың тимеренә Телне карадым терәп. Шуны гына көткәндәй, Эләктереп тә алды. Телемнең бер каты Ябышты да калды. Кышның тәмен белмәгәч, Үсмәк кирәк калай? Егет буламыни инде, Тимер яламаган малай. Тел уелып төшкәнгә, Сер бирми егет кеше. Суык бит чеметә дип, Елау ул ‒ кызлар эше Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 11.12.2025
    0 комментариев
    0 классов
    Буран Җил булганга, шатланып, Күз ачырмый, йөзгә бәрә, Урамны себерә буран. Асфальт ачык, юл шәрә. Сагындырып килгән кыш Бураны белән яшәрә. Көч алдым дип усаллаша, Битне чеметеп куя, Ыжгыра биреп талаша, Чокырны кар тутырып җуя. Үзе ярарга тырыша: Басу-кырлар дымга туя, Кыш килгәнгә сөенеп, Кешеләр бәке уя, Табыга муллык теләп, Ашарга сугым суя. Кыш, кар – тансык әле, Һәр мизгел сокландыргыч. Илебез булсын тыныч. Буран түгел куркыныч. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 24.12.15.
    0 комментариев
    0 классов
    Тышта көз Тышта көзнең матур чагы, Көз, әбиләр чуагы. Уйный яфрак бураны. Җир ябынган чуарын Җил сырган юрганны. Күр язмыш юраганы, Юксындыра аны. Гел сагындыра юклар, Чыкмаган төсле җаны. Кояш кадый сүрән уклар, Юк аларның һич саны. Ялгызлык ачысын таны, Вакыт дәваламый аны. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 22.09.14.
    0 комментариев
    0 классов
    Төшләр сериясеннән (Мистик хикәя. Сәеррәк характердагы кешеләр өчен тагаенләнә) Мин башкалардан әллә ни аерылмасам да бераз сәеррәк якларым бар. Кайсы якларым икәнен метекләп сөйләсәм, псих больницага тыгып куюлары бар. Авылымда анда үз аяклары белән китеп, күмелергә генә кайтканнары да бар.Шуңа ул турыда бик сөйләп йөрмим.Шулай да кайсыберләрен, эчемдә черемәсен дип, терәлеп торган күршемә, балачактан дус булган иптәшләремә чишкәлим. Бу гадәтләр, узган ел үзебезнең эт талагач, тагы да ешаеп китте. Теләмәсәм дә, култамга куйдырып, уколлар алырга куштылар. Аларның саташтыруы - үлемгә тиң берничә айларга сузылды. Бу чорда исерткеч эчемлекләр эчсәм,глюцинация күренешләре булу турында искәрттеләр. Мин төшләрне болай, төннәрен керфекле күз йоммаган очракларда да,еш күрәм, бастырылам, кычкырырга телим – кычкырып булмый; уянырга телим – уяна алмый интегәм. Шул уколлардан соң, ходайның рәхмәте, киресенчә теләмәсәм дә тешләремне кысып тешләгәнгә иреннәрем канап авыртканлыктан уянып китәм. Тешләрем, шул кадәр кысылуга, сызламый гына селкенеп какшарга тотындылар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй,тагы авырту баса торган укол ясатып, аларны алдырырга туры килде. Шуларның нәтиҗәсеме, башымның китүе шулмы: тиз арыйым, гаҗәп хәлләргә тарыйм, төннәрен йокы алмый, җылы тапмый йөдим. Белгәннәремне укып, тыныч йокылар,тәмле төшләр теләп ятуыма карамастан, тузга язмаган әйберләр белән саташам. Ул вакыйгаларны санап бетермәле түгел. Берсен язып китим әле. Бер кыз белән бер егет күкнең атмосфера өстен (күк катларын) тикшерәләр. Алар җир кешеләре түгел, чит планетаныкы дип тә әйтеп булмый. Кыяфәтләре дә кеше куркыта торган түгел, гади. Киемнәре дә затлы дип әйтеп булмый, синтетикадан эшләнмәгән. Роботка да охшамаган.Мин юк-бар белән кызыксынырга яратмасам да, боларда ниндидер тарту көче бармы,нигәдер аларның эш гамәлен күзәтеп ятам. Егет күкнең беренче катын, кыз икенчесен үткән. Бер-берсе белән ара-тирә прибор аша,үзара, хисләр белдермичә генә, җансыз кешеләрдәй аңлашалар. Йөзләрендә шатлану, көяләнү чалымнарын күрмим.Мин аларның телен аңламыйм, шулай булуга карамастан “Ясин” сүрәсендәге таныш сүзләрне ишетәм. Приборларын мин генә прибор димен, ул кесә көзгесе зурлыктагы авыздан түбән түштән биегрәк беркетелгән төнге киемгә аварияләр булмасын өчен тегелә торган яктырткычка охшап тора. Шулчак кызның яктырткычы үзеннән югары катта булашучы икенче бер егеткә тап булды. Ансы да куркыныч түгел, әмма бераз үзгәрәк. Ярыйсы гына болардан озынрак, шуңа нәзек күренә. Киеме без бәләкәй чакта әтиләр кигән комбайнерлар костюмы сымаграк, хәтта калын пыялалы күзлекнең калай кысасы калын булып чыгып тора. Шунда аларның аппаратлары арасында ниндидер кыска ялганышмы, күз ачып йомган арада нидер булды. Алар, икесе берьюлы кылдай нәзек кенә җеп буйлап, тюнель сыман биек стена эченнән җиргә килеп төштеләр. Шунда аларның аякларынан башларына табан тәннәренә җанның кереп, ничек тулышканын күреп, аңыма килә алмыйча торганда, кыз бәйләнешне югалткан астагы каттагы егет тә килеп төште. Үземне артык санап, тышка чыктым.Тышта җәй айлары. Бер төркем авылдашларны күрдем. Мин аларны исемләп саный алам. Чирәмле тау итәгендә басып торабыз. Гадәди аксыл зәңгәрсу күк йөзендә тау өстендә бөтенләй гадәти булмаган (ун самолет зурлыгы кадәрле) җан иясе күренде. Бәлки аның эчендә җаны да булмагандыр. Баштан, күктән төшкәннәр моны вакытсыз оясыннан куптардылармы икән дигән уй чабып узды. Ул йон кебек бик таркау, зәңгәрсу күксел төстә, чәчелгән икәнен күрсәк тә, аны бөркетме, карчыгамы рәвешендәге бик дәү кошка ошатып, телсез калып күзәттек. Ул бер биегәйде, бер төште. Нигәдер,курыкмак. Хәрәкәте, диңгез котырганда, кая барып бәрелергә белмәгән корабны хәтерләтә итә. Миңа нигәдер ул күктән егылып төшкәннәрне эзли сымак тоелды. Текәлебрәк карагач, аның һәр каурые кечкенә кошчыкларга ошап тора иде. Аннан ул дөрес юл табып, кирәкле курс алган капитандай, баш очында әйләнеп, һава дулкынында канатларын тирә якка чайпалдырып, йөзәргә кереште. Рәхәт итеп биткә ул җилпегән җил бәрелә. Әллә ялгыш, әллә чынлап бер каурый мамыгы иренемә ябышып калды. Мин телемне тешләп өзә язганмын, авыртуга түзмичә, уянып киттем. Иң башта врач, берничә көн салмаска кушып, кичә генә ясап кидергән протез тешләрне тотып карадым. Тау башындагы авылдашларны күз алдыннан үткәрдем. Аларның барсының да башыннан кадерлеләрен югалту кайгысы үткән. Кемнеңдер ире асылынып үлгән, баласы авариягә тарыган, авыр чир белән китеп барган, үз- үзенә кул салган. Читләр юк. Төрле яшьтәге кешеләр. Барыбызны охшаш кайгыларлар берләштергән кешеләр. Мин дә алар хәлендә.Чәчкә кебек кыска гомерле Әлиямне уйламаган минутым юк. Сабырлык теләп дога укып алдым. Эче пошып, төшендә дистә елдан элек үлгән улын күргән дә, әхирәтем килгән. Һәрвакыттагыча уртак кайгыларны яңарттык. Аны үземчә тынычландырып, чәй куеп җибәрдем, үз чиратымда ни белән саташуымны аңа җиткердем. Шунда ул сабыр гына елмайды да: -Мин каз мамыгы дип торам тагын, - иренемә селәгәем белән ябышкан мамыкны кубарып алды. Табын артына утырырга өлгермәдек. Улым Мәскәүдәншалтырата. -Сөенче. Әни, безнең кызыбыз бар. Аны бүлеп, телефоннан киленнең хәлсез генә тавышы ишетелә: -Оныкаңның исеме Әлия булачак. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк. 27.02.15.
    0 комментариев
    0 классов
    Гомеремнең көз мәле Уйнакламыйм, сабыр чорым Гомеремдә көз мәле. Никтер күңел һаман яшь, Чәчәкләре тере әле. Яфракларым бирешмәгән, Ачы кояшка пешмәгән. Җимешләрем җитешкән, Салкын кырау төшмәгән. Ул-килен, оныкларым – Тормыш гөлләремнең үзе. Җимешләрем белән ямьле Гомеремнең алтын көзе. Уйларымның очы юк: Бер җыям, бер таратам. Хәтер сандыгын актарам. Бу чорымны ихлас яратам. Сания Шәрипова, Бүздәк 18.09.2017
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
Фильтр
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё