
Каен суы
Көннәр әкренләп җылына,
Төннәр һаман әле суына.
Әйдә, иркәм, алып барам
Каенлыкка каен суына.
Суы белән сыйламакчы
Ак каенкай – изге агач.
Иркәм, үпкәләр бит ул,
Биргән бүләген алмагач.
Кар эри, бөреләр бүртә,
Елак вакыты каенның.
Бәялик, эчми исертә
Сихри көче яз аеның.
Сихәт-файдасы булсын,
Каен суларын эчерә.
Баллы яшь тамызып,
Сине исемә төшерә.
Шифалы суын алганда,
Тишелә каенның тузы.
Бер-беребезне югалтмыйк,
Иркәм,агызмыйк яшь тозы.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
0 комментариев
0 классов
Мәхәббәт карагы
Тирә якны яктыртып нурларга манчыган табактай түгәрәк ай зират артына кереп качарга өлгермәде. Тауның теге ягыннан кояш, үрелеп карарга җыенып, кишер сары юрганын ача башлады. Җир өсте әкияттәге сихри матурлыкка охшап китте. Җәйге төннең озынлыгы бер саплам җеп буе гына. Кешеләр көтү куарга торгалап , күзләренә салынганчы, Нурияне капка төпләренә илтеп куярга кирәк. Бүген дә алар өйләнешү, кияүгә чыгу турында сүз кузгатырга теләмәделәр. Шулай булуына сөенделәр генә. Билгеле бит инде болай да. Серле халәттә торган саен мәхәббәт тагы да татлырак. Сүз куертып ямен җибәрергә, тәмен бозарга кирәкми. Гаилә кору – өскә олы җаваплылык алу, уйлап карасаң – шомландыра, куркыныч. Егет белән кыз булып йөрү бернинди бурыч өстәми. Эшеңне бетерәсең дә машинага утырып чыгып китәсең. Яңгыр да тими, җил дә борчымый, балалар дип кайгырасы юк, кырыңда алыштыргысыз бер генә партнерың. Киләчәк планнар турында киңәшләшәләр алар. Квартираның әзерен шәһәрдән генә сатып алыргамы, җир участогы алып район үзәгенә йорт салып керергәме, әллә бөтенләй авылга гына төпләнеп, йөреп кенә эшләргәме – уртак кына фикергә килә алмыйлар. Каланы макта, авылда тор. Һәр якның үзенең плюслары һәм минуслары бар. Ничек итсәләр дә, уң булсын. Иң мөһиме, туйга да, өйгә дә җитәрлек мая тупланган. Аларны күптән очрашкан һәм бер беренә яраклашкан ике химик элемент, әйтик кислород белән водород кушылып су хасил иткәннәр дип күз алдына китерергә була. Шул кадәр нык береккәннәр, берни дә айрырлык түгел. Өскә олы йөк алып, паспортларга печәт кенә бастырасы бар. Моны эшләве беркайчан да соң түгел.
Әхәт эшенә баргач, карасыларын караштырды да дусы Азатның кабинетына юнәлде. Эшләп бетергән проекларын яңадан өтеренә кадәр метекләп карап чыгарга кирәк. Бирелеп, башкалар комачауламасын өчен, телефоннарын сүндереп куеп, шуңа тотындылар. Мавыгып китеп, Светлананың килеп кергәнен дә сизми калганнар. Дусы үзенең кырдырып алынган чәчсез такыр башына йодрыгы белән сугып:
‒ Синең киләсене бөтенләй онытканмын. Әхәт, таныш бул, Светлана булыр. Бүгенгә эшне бетердек, дип уйла. Дүрт ягың кыйбла, объектларны урап кайт, ‒ дип, әмер бирсә дә егетнең бүлмәдән чыгып китәсе килмәде. Эш бүлдереп йөргән бу ак буялган чәчле кызга ачуы килсә дә кара күзләре белән аны өйрәнүне хуп күрде. Тегеләр, аның һаман атлы казак кебек басып торуына карамастан, эшкә керештеләр. Кыз компьютерын ваткан, төзәтергә алып килгән икән.
‒ Юньләп карый белмәгәч, баскаламаска кирәккән, бәхетеңә мин очрадым. Әллә күпме акча суырырлар, ‒ дип шелтәләгәч, кыенсынып, оялып елмаюы тәнгә сары май булып ятты. Уш китәрлек чибәрлеге булмаса да модельләрнекедәй төз гәүдә, тәненә ябешеп торган күлмәге төсле үк күк нечкә озын үкчәле түфлиләрнең аякларына килешлеге, шоколад төсендәге юан һәм торнаныкыдай озын ботлары карашны үзенә тартып тора.
‒ Менә булды да,‒ дигәч, балаларча беркатлы шатланып, чәбәкәйләп алуы җанга бетмәс шатлык өстәп, күңелне күтәреп, авыз эченнән генә көй көйлисене, сәбәпсезгә елмаясыны китерә.
Ул китәргә әзерләнеп, компьютерын күтәрә башлаганда, мәче тизлеге белән җыенып чыгып, Әхәт офис күтәрмәсендә сигаретын көйрәтеп тора иде.
‒ Светлана, сезгә ераккамы? Булышыйммы? ‒ дигәч, аның сорап торалармыни инде дигән шикелле гаҗәпләнеп, ике кулбашын селкетеп куюы, ихлас елмаеп, ризалык белддереп, күз сирпүе егеткә кыюлык өстәде. Бармаклары арасындагы сигаретын чүп савытына чиртеп очырып, компага барып ябышты. Уйламаганнан гына танышып киттеләр. Утыз яшь дигәч, Әхәтнең башыннан әллә ни зыянлы аерма юк икән дигән уй узса да, чынында күпкә олырак икәнен чамалады, әмма барыбер үзен хур кызы кырындагы кебек хис итте. Светлана бу якларга стажировка үтәргә килгән, яшәгән торагына ияртеп алып кайткач, бүлмәдәшләренә егетне күптән аралашкан кешеседәй:
‒ Үз итегез, минем егетем, ‒ дип таныштырды. Әхәт, компьютерны урнаштыргач, китәсе килмичә, вакытны сузарга тырышып, болай да кысык күзләрен кысып, сүз юктан сүз ясап:
‒ Чәй эчереп җибәрмәссеңме? – дип сорады.
‒ Юк, мин ашарга әзерләргә яратмыйм. Мин үбешергә яратам, ‒ дип, бөтенләй көтмәгәндә, яңа танышының башта ике битеннән йомшак итеп үбеп алды, аннары иреннәрен суырырга тотынды. Чәй көтеп тормас бит инде. Әхәт тә җавапсыз кала алмады. Бу көнне ул авылга кайтып тормады.
Иртәнгә төнге хәлләр – арага өченче химик элемент килеп кергәне Нуриягә билгеле иде. Ул башта иреннәрен турсайтып йөрде, егете гафу үтенүне, аңлатуларны кирәк тапмаганын күргәч, эче ут капкандай янса да, тышына чыгармыйча, битараф калгандай кыйланды. Әхәт үзен үрмәкеч үргән челтәргә эләккән чебен сыман тойды. Нәрсәсе белән җәлеп иткәндер хур кызы, аның кубызына биисе генә килеп тора. Үз хисабына эшеннән ял алып, өйләнеп өй салырга дигән акчаны туздырып, рәхәтләнеп күкнең җиденче катына менеп, ял итеп кайттылар. SРА – салоннар, кыйммәтле, асыл ташлы бүләкләргә ул акча гына җитми дә калды.
Ялдан кайткач, Светлананың шоферлыкка укып таныклык аласы килде. Әхәт, кредит алып, сөяркәсен укырга урнаштырды. Укыт-укыт дип, теше төшкән булса да, акчаны түләткәч, дәресләргә теләр- теләмәс кенә йөрде. Эштән соң аны өйрәтер өчен, Әхәтнең үзенә иза чигәргә туры килде. Танытма алгач, машина сорый башлады.
‒ Икебезгә бер машина бик җиткән.
‒ Кемгә нәрсә җиткәнен мин беләм. Мин нигә укыдым, үземнең машинам да булмагач.
‒ Акча юк, матурым.
‒ Миңа матурым димә. Андый сүзләр сөйлисең килсә, Нурияңне ташламаска иде.
‒ Син очрап юлымны кисмәсәң…
‒ Песимени, мин юл кисәргә?
‒ Язмышымны сиңа тапшырып, гомеремне әрәм иттем.
‒ Нинди гомер әрәм итү сөйлисең. Без танышканда, җәй иде, әле кыш. Тачка алмасаң, чыкмыйм мин сиңа кияүгә. Мин синең монавы бриллиант ташлы балдагыңа алдаганмы? ‒ ярты машина хакы торган йөзекне бармагыннан йолкып алып, ачык форточкадан көрткә атып бәрде.
‒ Алмыйбыз димим. Акча юк…
‒ Ә син кридет ал.
‒ Болай да кредит түлим.
‒Тагы берне ал, икене түләрсең.
‒Ярый, син дигәнчә булыр…
‒ Әхәт, әйдә чыгып йөзекне эзлибез. Машина алгач, мин сиңа кияүгә чыгам.
Табарсың эскерт эчендәге энәне. Ярыйсы гына өелгән көртне күпме генә ботасалар да эзләгәннәрен тапмадылар. Машинаны иренекеннән күпкә яхшырагын алдыргач, хур кызы кабат убырлы карчыкка әйләнде. Елан кебек шуышып куенына керде. Ап-актан чәшкә тун белән бүрек киеп, Карсылуга әйләнеп кире чыкты.
‒ Нигә аксап атлыйсың ул, әллә аягыңны авырттырдыңмы?
‒ Хәзер атлавым да ошамыймы?
‒ Туйны кайчан үткәбез?
‒ Кайчан фатирың була, шунда. Синең кебек хәерче, ач бет миңа нәрсәгә?
Күпме генә бәхәсләшсәләр дә очына чыга алмадылар. Азактан Әхәт Светлананың стажировкасы бетеп, сәяхәтче бака сыман, үзләренең ягына кайтып киткәнен Азаттан белде. Сер бирергә тырышмады:
‒ Китүе хәерле булган, алайса штанны салдыра иде, дигән булды. Тегесе дөнья яңгыратып, үз-үзен тыя алмыйча, яшьләрен агызып, шаркылдап көләргә тотынды.
‒ Нигә тиле кеше кебек шаркылдыйсың?
‒ Ул синең штаныңны салдыра язган, ә син аны алтынга күмдең, соңгы вакытта шпилкалы итек үкчәсенә дә бриллант кашлы йөзек кидереп йөрттең, ‒ диде, көлүенә буылып. Бу сүзләр кешеләр белән аралашып яшәргә яраткан беркатлы, эчкерсез Әхәтнең телен йоттырып, күзләрен ачты. Нәзек шпилка үкчәсе көрттәге балдакка кергәнгә, уңайсызрак атлаган икән.
Эшен дәвам итсә дә, перспективалы яшь специалист буларак, бурычын вакытында түли алырга мөмкинлекләр бар. Интернет аша машина сатканын белгән хуҗа, башкаларга ычкындырганчы дип ашыгып, күз ачкысыз ачы буранлы төнне Әхәт сораган хакны биреп, тугры юлдашын – тимератын алып китте. Барып урнашкач, “эш бирүченең” уч төбенә салырлык акча булуын һәм кая барып урнашачагын белгән Әхәт икенче көнне, эшен ташлап, хезмәт кенәгәсен алып, ерак юлга чыкты. Поезд тәрәзәсеннән күзен алмыйча, уйларга бирелеп, эч пошыргыч хыялларга чумып барганда, бурычка батып акча югалтканына кайгырмады. Бәхетен югалтканга үрсәләнде. Мәхәббәтенең кадерен белеп, саклап торса, язмыш сукмагында очраган караклардан урлатмас, гаилә корып, балалар үстерер иде.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
0 комментариев
0 классов
Яшьлек һәм картлык
Яшь чакта бар да җинел:
Кинәт уяна талант.
Очып кына йөрисең,
Тоеп иңнәрдә канат.
Я уйнаклап чабасың,
Нәкъ җигелмәгән ат.
Олайгач, сабырландыра:
Талант йокы симертә.
Хәл юк, җилпергә канат,
Очасы килми һәр иртә.
Чапмыйсың, гүя алда киртә.
Чәбәләнер чак узган дип,
Акыл маңгайга чиртә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
10.03.2020
0 комментариев
0 классов
Язмыш шаяруы
Ләйсәннең улына унбиш яшь, Рәүф белән яши башлавына ун ел тулды. Аларның бергә яшәп китү, уйламаган җирдән, үзеннән үзе килеп чыкты. Рәүфнең өйләнергә бөтенләй исәбе юк иде. Ләйсән иреннән аерылган, биш яшьлек улы бар. Эшләре бер-беренекенә бәйле булганга, бәйрәм, туган көннәрне үткәрергә, уртак дуслар компания булып җыелалар. Рәүф ялгыз буйдак тормыштан туеп гарык иде. Якыннан аралашкач, яшь хатын ягымлылыгы белән якынайганнан якынайды, күңелне кайсы ягы беләндер үзенә тартты. Арада мәхәббәт сыман нәрсә дә күренми, хисләр дә сикергәләп уйнамый. Бала- чага түгелләр, акыл утырган, кысылыр кеше юк. Нигә яшәп карамаска.
Алар никахсыз, загссыз (гражданский брак белән) яшәп киттеләр. Рәүф яшәештән канәгать иде. Ләйсән сөйкемле хатын. Үзара тыныч яшәделәр. Ун ел узып киткән. Яши- яши үзара ияләштеләр кебек. Вак- төяк өчен бәхәсләшсәләр дә тавыш зурга китмәде. Өй һәрчак котлы, җыештырылган, пөхтә, бар җирдә тәртип, өс-баш чиста, ашарга пешкән. Хатыны савыт-саба шылтыратмый, ярарга тырышып, көнҗәләне җепкә салган орчыктай бөтерелеп тора. Малаеның да зыяны юк. Әтисен алмаштырырга теләмәгән Рәүфне, яратып, “әтием” үсте. Бергәләп күңелле дә әле. Җәйләрен су коенырга, балык кармакларга йөрделәр; кышын кар көрәделәр, уртак эш таптылар.
Ун елның үткәне сизелмәде. Ләйсән булганнан канәгать, юкны таптырмады, ире әйткәнгә ризалашып яшәде. Ире өйләнергә исәбе булмагач, бала сорамады. Хатынның үзенеке үзенә җитә. Рәүф гаиләгә авырлыклар тудырмады. Кайбер чакларны дуслары белән бәйрәм итеп, тавыш күтәргәләде, ләкин сабыр Ләйсән моңа зарланмады. Нигә зарлансын, андый гына нәрсәләр хан кызында да була.
Яшәүләренә шул кадәр вакыт узгач, иргә әллә ни буды. Җиләде, туйды ул гел бертөсле аккан бу тормыштан. Эштән соң аягы өй ягына тартмый. Хатынын да, малаен да бөтенләй күрәсе, сөйләшәсе килми, тәмам биздерделәр. Нилектән шулай булганын үзе аңламый, эзләсәң сәбәбе дә юк. Арыды ул алар белән бергә көткән дөнья мәшәкатеннән. Шул проблемалардан котылып, элекечә буйдак булып, үз көенә иректә яшисе килә. Аның никахсыз хатыныннан котыласы, аны өеннән куып чыгарасы килә. Ләйсәнгә карата бөтенләй битараф. Моңа кадәр ничек аның белән яши алганына үзе дә аптырый. Күңел күзең күрмәсә ‒‒ маңгай күзе ботак тишеге. Рәүф үзен бәхетле булып яшәргә хаклымын дип уйлый. Яшәү бер тапкыр гына бирелә, нигә аны теләсә кем белән вакытны әрәм-шәрәм итеп үткәрергә. Тел озайтып, Ләйсән белән талашасы килми. Кирәкмәгәнне әйтеп, юкка рәнҗетергә ирлек намусы кушмый. Ләкин барысы да алдан уйланган, аның күңелен яраламый, үпкәләтми генә әйтер сүзләрне каян табарга һәм ни йөзең белән җиткерергә? Бу гади булмаган әңгәмәне йөрәген авырттырмыйгына ничек башларга белми ничә атна инде баш катыра Рәүф.
Ләйсән дә сизенә: ирен алыштырып куйгандай, борчулы йөри, йөзен ачмый, җүнләп эндәшкәне дә юк. Куенында таш йөртми торгандыр ич.Ун ел буе яшәп әз генә, бәләкәй генә хисләр дә юк иде микән ни? Нигә язмыш кешеләрнең җанында шаяра?
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
февраль, 2019
0 комментариев
0 классов
Язарга илһам тудырганга,
Мактау булсын Аллам.
(Кол Галидән үрнәк алам)
Каләмсез ‒ канатсызмын,
Очмасам яши дә алмам.
Илһамым бар да уп, әмма юк
Шагыйрьләргә хас талант.
Тик язмый тору ‒ чир ул, брат.
Әдәбият мәйданында бераз,
Каләм биетеп, “уйнатам ат”.
Хәрефләрдән җыям сүзләр,
Сүзләрдән өям тезмәләр.
Фикерләр чират тезеләләр.
Билгеле бер тәртип алгач,
Шигырьләр төзеләләр.
Поэзия көне белән котлап,
Дуслар, якын итеп, күреп үз,
Әйтәсе килә бик матур сүз.
Хыялларыгызга итми хыянәт,
Биек үрләргә үрләгез сез.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
0 комментариев
0 классов
Шаяру көне
Иртән озак йокларга яратмыйм. Йокының поты да мыскалы да бер бәя. Ул тамак туйдырмый. Йокы мәчегә тансык. Кичә балалар гаиләләре белән мунча керергә кайтканнар иде. Таң атмас борын тордым, аш-су бүлмәсендә мәж киләм. Оныкаларым да ( берсе - бер яшьлек, икенчесенә - ике яшь ярым), кулларыннан эш килгәч, таң белән торып утырганнар.
‒ Аларның эш бетергәннәрен көтә-көтә, түземлегем калмады, -дип, улым ялан өс көенчә бәдрәфкә чыгып йөгерде. Керүенә, ишек төбенә кызларының горшогын китереп куйдым, ул икенчегә чыгып китте. Кергәч ,
‒ Тау башына күз салдыңмы, балам? Матур төсле утлар күрдеңме? ‒ дип, өченчегә чыгарып җибәрдем. Тәрәзәдән елмаеп күзәткәнемне күргәч, ул да, караңгы булуга карамастан, кояштай елмаеп җаваплады. Шаяртканымны аңлады. Беренче апрель ич бүген. Якыннарыңны үпкәләтми генә алдый, шаярта торган көн. Төне буе йомшак кар явып чыкты. Кар тирән булып, кыш китәргә ашыкмаса да, йөзгә яз сулышы бәрелә. Ирем тәмәке тартырга юнәлде. Әле генә тормый ул. Сөтсез кайнар чәен чүмергәч, юрган астына чумып, яңадан ике сәгат йоклый. Бүген йокламый гына торсын әле. Чәенең яртысын эчкәч:
‒ Син тышта чакта, сеңлең шалтыратты.Тыштагы колонкадан су агып кереп, базны тутырып, идәнгә менгән, йокы белән сизмәгәнмен, ди. Абыйны уят, килсен инде, нишләргә белмим, ди.
‒Төшкә кадәр йоклый, йокы бәлеше. Нинди йокыдыр инде ул, астыңа су кергәнне дә сизмәгәч, ‒ дип сукыранды. Чәен эчеп бетермәде, кара башлыгы белән көрән куфайкасын, кунычлы итеген киеп, көрт ярып урамның икенче башына, ялгыз яшәгән сеңлесенә ярдәмләшергә төшеп китте.
Мин моны алдау димим, шаярту дим. Әнә ничек тиз ышандылар, ачулары да чыкмады. Дәүләт думасында утырсам, көн саен берьюлы бөтен халыкны алдап, дөнья яңгыратыр идем:
‒Яшьләр, сезгә фатир һәм эш урыннары бирәм. Пенсионерлар, пенсиягезне күтәрәм... Тагы әллә нинди тузга язмаган әйберләр уйлап чыгарырга була. Ә мин болай гына, елына бер тапкыр, беренче апрельдә генә, кызык өчен күңелемне күтәрергә генә. Үз күңелеңне үзең күрмәсәң – син кемгә кирәк.
Бәйрәм хөрмәтенә, шайтан суы эләккәч, авызын колакка кадәр ерып, тормыш иптәшем кайтып керде.
‒ Нәрсә, тешләреңне ыржайтып торасың, руль артына утырасың барын оныттыңмыни? Бүген район үзәгенә мине көлке кичәсенә алып барасың исеңдә түгелмени?
‒ Кичкә кадәр аның эзе дә калмый, чиста пыяла кебек булам, әнисе, ‒дип, тел чарлый әле җитмәсә .
Маллар карап кергәч, көн яктыра төшкәч, үзебездән әллә ни ерак яшәмәгән әхирәтемә шалтыратып хәлләрен белештем. Сүз уңаена, улымны алдаган кебек, тау башындагы серле күренешләргә гаҗәпләнүемне белдердем. Ышандырыр өчен, иремнең тау башына шуларны карарга китүен дә өстәп куйдым. Ул сораулар яудырырга тотынды:
‒ Фотоаппаратыңны бирдеңме соң?
‒ Юк инде. Ул аның белән дөрес эш итә белми, аңа ышансаң, я югалтыр.
‒ Ялгызын җибәрмәскә иде, алып китсәләр, күршеләреңне дә ияртерләр.
‒ Кич район үзәгенә көлке кичәсенә барабыз. Чыгыш ясыйм, үзем язган мәзәкләрне укыйм, килерсең, бергә барырбыз. Тамаша күңелле булмакчы.
Әхирәтем ризалашты. Андый җирләргә йөрергә ярата ул. Күпмедер вакыт үткәч, әхирәтемнең ире шалтырата. Трубканы ирем алды, минем сүзләрнең хак икәнлеген күзен дә йоммый раслады. Шалтыратучы һаман һични күренмәнлеген әйтмәкче, мин трубкага башны сузып:
‒ Күренмәсә, безнең каршыдагы йорт каплыйдыр, авыл башына килеп карагыз, ‒ дигән булам.
Әхирәтем аның мыштырдаганын көтеп тормаган, күрше егетләреннән мал эзләгәндә карый торган бинокленнәрен сорап алып торган да, күрмәгәч, хәле бетеп килеп керде. Беренче апрель икәнен искә төшереп, рәхәтләнеп көлештек.
Чынлапмы, юри генәме, яшь күренәсең, диләр.Яшь булып калуның сере шаяра һәм шаяртканны аңлый, кычкырып көлә белүдә күрәм. Мондый гадәтләре булмаганнар бәхетсез, алар тумас борын картая.
Әхирәтем тауга чит ил кунаклары килүе турында күрше районда яшәүче сеңлесен дә ышандырып өлгергән икән. Алар телефон аша аңлашкан арада чәй өлгерде. Өстәлгә кичә генә Урзайдан коръән ашы һәм улларым алып кайткан күчтәнәчләр менеп утырды. Рәхәтләнеп тәмләп кенә чәй эчә башладык. Ишектән мыеклы күршемнең башы күренде.
‒ Сания апа, минем матурым чәч киптергечегезне сорап торырга кушкан иде. Үзе баш юып калды. Кодалар ашыгыч кына кунакка эндәшкәннәр иде,‒ дип, чәйгә чебен булып төште.
Җен ачуларым чыкты, балкып торган йөзем кара коелды. Беренчедән чәй тәмен җибәреп йөри, икенчедән үз әйберләремне кешегә биреп торырга бөтенләй яратмыйм. Ачуым кабарып, эчемә сыймый, кайнарга тотынды. Кирәк бит ә, ир башы белән хатын йомышы йомышлап йөри. Йөрми генә торсын әле. Башкача соранмаска әйбәт булыр. Аңа сиздеми генә феныма он тутырдым да:
‒ Эшегез беткәч тә кертегез.Үземә дә кирәк. Бүздәккә көлке кичәсенә барасым бар. Әйтимме бер сүз, ул да булса юньсез. Бүген төнлә клубыгызның тәрәзәсен яшьләр кырып киткән. Әле авыл хәкимияте башлыгы күрмәгәндер. Белсә, пыяла куймыйча, кодаларыңа ике аягыңның берсен дә атламаячаксың. Менә шулай.
‒ Сания апа, сез мине күрмәдегез, берни әйтмәдегез яме, ‒ дип, шунда ук юк булды .
Клуб дигәнем мәдәният йорты. Авыл советы да шул бинага урнашкан. Күршем шунда техникада эшли. Фены- фен, чыгыш алдыннан чәчтарашка кереп чыгармын. Үзем дә сизмәстән уйлап чыгарган ялганым ошады. Клуб тәрәзәсе ватык дип, нигә мәдәният йорты директорын шаяртмаска. Ул күрше авылда яши, чуртым эше дә юк, килеп әйләнсен. Аның номерын җыйдым да, этлегемне эшләдем. Ул сөнеп:
‒ Әйткәнегезгә рәхмәт, Сания апа. Мин Уфада идем бит әле. Ярый, ярдәмчемә әйтермен. Иртәгә репетициягә килергә онытмагыз, ‒дип хушлашырга ашыкты.
Директор башта участок инспекторына шалтыраткан. Бу турыда кичке якка декорация өчен кирәк- ярак алырга дип килгән ярдәмчесе бәенә-бәенә сөйләде . Клуб буена барып, ватык тәрәзә эзләп, сәхнәгә кадәр менүләрен әйтте.
Көлке кичәсенә барырга, сөйләшкән сәгатькә әхирәтем килмәде, могаен,чираттагы шаярту дип уйлагандыр. Аллага тапшырып, юлга кузгалдык. Юллар иркен, кардан чистартылган. Тиешле тизлекне бозмый гына барабыз, каеф күтәренке. Ерактан күрәм, юл кисешкән урында таягын болгап, таныш дус тора. Таш бәгырьле дусымның исемен әйтмим, ул күпләрнең дөньяга сыймастай булып йөргән дусты. Районыбызда аны белмәгән шофер юк, чөнки ул – бердән бер алыштыргысыз, рульдәгеләрнең кесәсен бушатып, хөкүмәтне баетучы. Сине кыек багана урынына күрә дә тотына бәйләнергә. Аны танып алу белән, көтмәгәндә, юлләр уй килде башка. Беренче апрель бит – кызык итәргә булдым үзен. Булса бүген инде, тагын кайчан мондый җай чыга. Билгә буылган саклану каешын ычкындырып, бер бот аша гына эләктереп куйдым. Телефоным кесәдә, иремнекен кулга тоттым. Мин эшне бетерүгә, таягын болгап, юл читенә чыгарга кушып, машинаны туктатты. Руль яклап килеп, документларны караштыргач, гаеп күрмәде шикелле, ирне өрдереп карамакчы булды. Шунда, гадәттәгечә, үткер күзе мин эләктергән сыңар боттагы каешка төште дә бахырга шок булды. Тәрәзәнең сул ягына атылып чыкты, ишекне амбар капкасыдай киереп ачып, сәбәп табуына сөенеп туя алмый, бәйләнергә тотынды:
‒ Сез нигә каешыгызны эләктермәдегез? ‒ ди, күзләрен тычкан эләктергән мәчедәй ялтыратып уйнатып.
‒ Кем әйтә, эләккән ул, ‒ дип җаваплыйм, аның нишләсен сизәм ич инде, көлеп җибәрмәс өчен, сагызымны чәйни-чәйни. Ул да кыстырып кына куелганлыгын йөз процент белгәнгә күрә, тарта башлады. Чыкмый гына бит инде каеш. Үзенекен исбатларга өйрәнгән, бер кулы ботның бер ягындагы каешта, икенчесе бот арасында. Мин шалт тегене ирнең телефоны белән фотога. Аның башына барып җиткәнче, телефон, ярыкка кереп поскан тычкандай, ачык изүле курткадан түшкә чулт итеп шуып төшеп китте. Авызыннан тычканы ычкынгач, нишләргә белмәгән мәче сымак кыйлана бу. Бер кулы якада, икенче кулы белән түшне чокымакчы була. Мин үземнең телефон белән икенчегә шалт тегене фотога.
‒ Интекмә, энекәш. Миңа унбиш минуттан район сәхнәсендә көлке кичәсендә чыгыш ясыйсы бар. Инде югалтып эзли торганнардыр. Машинаң белән озата барырга кушулары да мөмкин. Җибәр. Әгәр фотоларың интернетта күренмәсен дисәң, утыз мең тәңкәсе белән бергә кияүнең машина йөртү таныклыгын китереп бирерсең, яме.
‒Киявегез кем?-‒ дип сорады ул, бармакларын бүрәнә ярыгына Былтыр кыстырган шүрәле шикелле.
‒Кемлеген, кирәк булса, үзегез эзләп табарсыз әле, ‒ дидем һәм без кузгалып киттек.
Кичәдә, чыгышым барышында бераз гына соңга калуымның сәбәбен буяулар кушып, юллар киселешендә булган вакыйганы сөйләгәч, геройны таныган халык сыны катып көлде, сүземне азакка кадәр юньләп тыңламадылар да.
Кайткач, соң булса да, күргәннәремә нигезләнеп, сценрия яздым, электрон почта аша Түбән Камадагы дусларыма “Мунча ташына” җибәрдем. Киләсе елга шаяру көнендә сәхнәдән күрсәтерләр дип уйлыйм. Әйткәч, эшли инде алар.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Апрель 2018
0 комментариев
0 классов
Үгет
Абруй төшерәсе килми
Кешеләр арасында.
Күрсәтмим күңел җөен,
Белгертмим ярасын да.
Үземне ашарга тормыйм,
Кешеләрне бигрәк тә.
Бер бирелгән гомерне
Әрәм итмәү кирәк тә.
Бер мичкә бал боза дегет.
Бозылмас өчен үгет:
Авырлыклыка бирешми
Яши белгәннәр ‒ егет.
Сыгылганыңны сиздермә,
Алдан тарт, арттан эт.
Кып-кыска гомеркәебез
Үтмәсен яшәп булып эт.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
0 комментариев
0 классов
ТЫШТА ЯЗ
Бозлавык һәм епшек кар.
Кыш белән яз көрәшә.
Кояш апа кызганмый
Нурын,җылысын өләшә.
Кояш көлеп караганга,
Тау түбәләре ачыла.
Карның китәсе килми,
Тарткалашып ачына.
Агачлар бар да чумган
Кояш апаның назына,
Дәртләнешә, азына,
Риза җылының азына.
Яз – табигать уянган,
Җаннар куанган мизгел.
Өзлексез кабатлануын
Күңел теләп көтә гел.
Сания Шәрипова,
Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
0 комментариев
0 классов
Яз ‒ бер мизгел
Уңган яз төн буе йокламаган,
Карны элпә боздан лакланган.
Эретергә кояш елмаюы җитте
Кайдадыр яшерен сакланган.
Назлы яз сулышыннан
Иләс-миләс килә күңел.
Мамыктай очып йөрисең,
Бар эш башкарыла җиңел.
Битләр кытыгын китереп,
Көньяклап сөю җиле исә.
Могъҗиза булыр, аяк асты
Умырзаялы күлмәк кисә.
Кар, боз, тамчы чәчәкләр...
Яз чорындагы бер мизгел.
Кыска гомерле яшьлек тә
Яздай кабатланса иде гел.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
28.03.21
0 комментариев
0 классов
Фильтр
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
- Класс
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Бу группада минем күңелдә туган иҗат җимешләрем-шигырьләрем урын алачак. Теләгегез булса сезне дә кунакка чакырам!Шигырләрегезне, язган әсәрләрегезне группага куегыз.Сезгә бәхетләр телим!
- Администратор:
- с/с Раевский (Альшеевский район)
Показать еще
Скрыть информацию