Туган ягым
"Кайтам"- диеп, туган якларыма,
Ярсып тибэ нэни йорэгем,
Тоштэ атлап керэм туган йортыма,
Онемдэ дэ тик шул телэгем.
Кайткан чакта сулап туя алмыйм,
Туган якнын сафлы хавасын,
Чирэмнэргэ чыгып ятып ауныйм,
Болытларны кузлэп, кая барасын.
Урманнарга кергэн чакларымда,
Каршы ала зифа каеннар,
Сандугачлар коен тынлаганда,
Оча ерак тирэн сагышлар.
Бала сыман куанып туймыйм,
Кайтыр жирем минем булганга.
Бер Аллахка менлэп рэхмэт укыйм,
Эткэй-энкэй котеп алганга.
Туган яктан алган хэтирэлэр,
Сакланалар мэнге йорэктэ,
Тэрэзэдэн карап коткэн кузлэр,
Чакыралар туган ягыма.