НУРЛАР ЧӘЧЕП ТОРСЫН КҮҢЕЛ
Яңа Ел керде таң нуры сибеп җир өстенә,
Яктылыкка күмеп бар дөньяны..
Яңа көн туды, башланды яңа дәвер,
Шатлык белән үткәрик көннәрне!..
Яңа ел тик шатлык-уңышларга бай булсын,
Үз парын тапсын барлык ялгызлар.
Эзләгәннәр тапсын бәхет ачкычларын,
Алда көтсен бәхетле язмышлар.
!Ил-көннәр иминнән булсын, күкләр аяз,
Шау-гөр килеп торсын бар дөньялар!
Онтылсын сагышлар, яңармасын башка,
Иске елда калсын бар яралар.
Туктасын яшь түгү, туктасын сугышлар,
Уйнап- көлеп үссен бар балалар!
Булмасын югалтулар, кайнар яшь түгеп,
Шат күңелдән елмайсын аналар!
!Исәнлектә, иминлектә булсын барча дуслар,
Күрше-күлән, балалар, туганнар!
Күңелдәге якты өмет ялкыннар