Фильтр
Закреплено
tyuryush

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына

Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булганда үл
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973839
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973583
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986226767
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986245455
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973327
  • Класс
tyuryush

15 декабрь - Халыкара чәй көне

Без көндәлек тормышыбызны чәй эчүдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чәйләрегез тәмле, табыннарыгыз мул булсын.
  • Класс
tyuryush

12 декабрь – Рәсәй Конституциясе көне

Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз! Конституция - ул тотрыклылык, тынычлык нигезе һәм дәүләтнең демократик үсешенең ныклы нигезе.Бу бәйрәм бүгенге Россияне - халкыбызның бердәмлегендә һәм көчле булган ирекле һәм бөек илне символлаштыра. Илнең төп законын кабул итү милләтенә, чыгышына, диненә бәйсез рәвештә һәр кешенең хокукларын, иреген һәм тигезлеген раслый.
12 декабрь – Рәсәй Конституциясе көне - 5378987377487
  • Класс
tyuryush

9 декабрь Ватан Геройлары көне 

Безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Бүген без каһарман ата-бабаларыбызны искә алабыз, Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Герой - авылдашларыбызның туганнарын, якыннарын ихластан Геройлар көне белән тәбрик итәбез. Аларның һәрбарчасына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, зур уңышлар телибез.
Исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган Геройларның каһарманлыгы, батырлыгына олы рәхмәтебезне белдереп, алар алдында баш иябез. Геройларга мәңгелек дан!
  • Класс
tyuryush

3 декабрь -"Билгесез солдат көне".

Билгесез солдат
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.
Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…
Мостай Кәрим
3 декабрь -"Билгесез солдат көне". - 5378813937487
3 декабрь -"Билгесез солдат көне". - 5378813937487
  • Класс
tyuryush

3 декабрь көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Бу – мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез сәләтләре һәм талантлары булган кешеләр көне.Бүген кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау көне. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Кайберәүләр тарафыннан инвалидларга салкын, битараф караш караш күзәтелә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.Барыгызга да ал
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush

Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бәйрәм-әниләр көне. Ул быел-30 ноябрьга туры килә.

Хөрмәтле әниләр! Сезне мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда чиксез бурычлы. Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, әниләрнең яратуын тою безгә рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясар
    Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бәйрәм-әниләр көне. - 5378739660623
    Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бәйрәм-әниләр көне. - 5378739660879
  • Класс
Показать ещё