Сигез бөгелмәле машина йөртүчедән җәяүле булдылар
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,
30 декабрьдән — 20 гыйнварга кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары сигез ачык суд утырышы үткәргәннәр. Павел Александрович Наумовны, Дмитрий Андреевич Гревцовны, Александр Евгеньевич Севрюковны, Александр Сергеевич Вяткинны, Айрат Азат улы Тухтаровны, Андрей Васильевич Калининны, Павел Васильевич Мироновны, Рәзилә Сергеевна Мельникованы, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршыл