Күп Ярмәкәй ягында.
Яшеллеккә чумган таулар,
Чишмәләр күп тагын да.
Алтын таудан ургып чыга
Биш чишмә бер урында.
Җыр да бар бит Ярмәкәйнең
Чишмәләре турында.
Юлга чыккач туктап эчтек
Бәйкәй чишмә суын да.
Барып күрдек Ак таш дигән
Шарлавыклы тавын да.
Искиткеч матурлык монда,
Чит илләрдән ким түгел.
Чишмә суларын тәмләгәч,
Хисләнде бүген күңел.
22.05.24
Гөлфия Гизатова

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4