РАМАЗАН АЕ ДОГАСЫ(хэркемге укырга)
🤲Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмиин, әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн...
Йә Раббым Аллаh, догалар кабул була торган шушы фазыйләтле мөбарәк Рамазан аенда Бер Үзеңә мөрәҗәгать итеп, фәкать Синең ярдәмеңә генә тәвәккәлләп, үтенеп сорыйм: Син бүләк итеп биргән шушы изге айда кылган барча гыйбадәтдләребезне – тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны һәм башка изге-игелекле гамәлләребезне кабуллардан кыл! Фарыз намазлардан тыш башкарылган нәфел намазларыбызны, шул исәптән тәравих намазларыбызыны да Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итүеңне сорыйм... Йә Раббым Аллаh, тәравих намазл