
Хәл әхвәлләр белешеп торыла.
Инде язлар җитсә бигерәк тә
Күңел авылга бит тартыла.
Урамнары буйлап атлаганда
Истәлекләр төшә хәтергә.
Күрше күлән капка төпләрендә
Утыралар микән хәзердә.
Капка төпләрендә утыргычлар
Көтә кебек кемдер чыкканны.
Ак яулыклы әбекәйләр анда
Кулларында дисбе тартканны.
Күрше күлән көтү кайткан чакта
Бер алырлыр иде гәпләшеп.
Үткәннәрдә калган истәлекләр
Күңел тора бүген телләшеп.
Юк ди хәзер авыл урамында
Утыргычы түгел кеше дә.
Беркемнең ди бер эше юк хәзер
Бер йомышы юк ди кешедә.
Ә мин сагынам авыл урамнарын
Балачагым, яшьлек урамын.
Мин беләмен әле хәтеремнән
Күп тапкырлар әле урармын.
Очраша калсак урам уртасында
Беләм сүзләр бергә ялгана.
Күрше күлән инде гүр иясе
Хәтеремдә алар саклана.
Кемне уйласам да ул юк хәзер
Урыннары булсын оҗмахта.
Сагынудан әллә юксынудан
Хәтер үксеп елый почмакта.
Өзелмәгән авыл белән ара
Яши авыл әле бетмәгән.
Урамында кеше булмаса да,
Кайтыр кешеләре күпләгән.
Инзилә


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Тагын да истәлекләр янарткан өчен.