
Әйдә әле, бары тик бер көнгә,
Басар өчен йөрәк ярсуын,
Качыйк әле карлы урманга без,
Калдырыйк та шәһәр шау-шуын.
Дөнья мәшәкатен, вак-төяген
Калдырыйк та, әйдә, бер көнгә
Качыйк әле, әйдә, качыйк әле,
Әйтеп тормый гына беркемгә.
Ак карларга гына бата-чума
Һәм белмичә кая барасым,
Тик бер көнгә шушы урманнарда
Адашыплар килә каласым.
Кеше аяк басмас урманнарга
Килә минем юллар саласым,
Кар астында калган шул тынлыктан
Йөрәгемә дәва аласым.
Әйдә әле, бары тик бер көнгә,
Басар өчен йөрәк ярсуын,
Качыйк әле карлы урманга без,
Калдырыйк та шәһәр шау-шуын.
Гөлүсә Шахбан


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2