Фильтр
  • Класс
ӘЙБӘТ ЕЛАН
Әтисе белән әнисе аерылышканда, Нәсимә җитеп килгән кыз иде. Зурлар бер-берсен ишетми, юл куймыйча, нәрсә бүлгәннәрдер, бертуктасыз кызып-кызып талаштылар. Кая анда бер-берен гафу итү, нервылары беркән, менә-менә шартларга тордылар. Шул хәлләргә түзә алмаган кыз, әти-әни контроле булмаганлыктан, ялгышлык белән авырга узды. Кыйналасы килгән дуңгыз татар авылына бара. Сайланып торыр чак түгел, булчак иренең холыксызрак икәнен белә торып, тизрәк кияүгә чыгу чарасын күрде. Аңардан, якты дөньяны күрергә ашыгып, берьюлы ике нәни кызлар туды. Гаилә бизәге булган балалар иренең холкына тамчы да йогынты ясамады. Бу кеше белән табышысы да бүлешәсе дә юк. Әллә язмыш кушты, шулай килеп чыкт
БӘХИЛЛӘТҮ

Кеше яшь вакытта кылган гамәлләрен бик аңлап та, бәяләп тә бетермидер кебек. Шаярып эшләгән эшнең, еллар үткәч күңел тынычлыгын алачагын, йөрәген тырнаячагын ул әле күз алдына да китерми.
Олыгая төшкәч Зәкия апа да яшьлегендә булган хәлне еш исенә төшерә башлый. Аның барлык булмышын үкенү хисе биләп ала, авыр йөк булып артыннан иярә. Авылдашыма начарлык эшләдем, үзе исән чагында ничек тә бәхилләтергә кирәк дигән карар кыла ул.
Авылыбызда кибеттә эшләгән елларым. Авыл кечкенә булгач, кибеттә халык күп булмый. Шуңа да, сатып алучылар белән аралашырга да, хәл-әхвәлләрен белешергә дә вакыт бар.
Иртән кибетне ачып кергәч, беренче эш итеп товарларны барлый башладым. Зур тартмады
Буран
Җил булганга, шатланып,
Күз ачырмый, йөзгә бәрә,
Урамны себерә буран.
Асфальт ачык, юл шәрә.
Сагындырып килгән кыш
Бураны белән яшәрә.
Көч алдым дип усаллаша,
Битне чеметеп куя,
Ыжгыра биреп талаша,
Чокырны кар тутырып җуя.
Үзе ярарга тырыша:
Басу-кырлар дымга туя,
Кыш килгәнгә сөенеп,
Кешеләр бәке уя,
Табыга муллык теләп,
Ашарга сугым суя.
Кыш, кар – тансык әле,
Һәр мизгел сокландыргыч.
Илебез булсын тыныч.
Буран түгел куркыныч.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
24.12.15.
Өннәремдә күктән карап,
Күзәтәсең сыман гел.
Төшләремдә шуңадыр
Бергә үткәргән мизгел.
Нәрсәгә тотынсам да,
Тотам синең киңәшне.
Бергәләшеп башкардык
Авыр тоелган бар эшне.
Яңа әзерләнгән идек,
Үткәрергә дип, туйларга.
Төштә дә матур үткәннәр,
Өндә баткангадыр уйларга.
Мин беләм, биектә күктәсең,
Я кояш, я ай буйларында.
Үрелеп ал дип, кул сузсам,
Җитмәс инде буйларың да.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
13.04.22
Бүздәк киленнәре.
Чиядәй иреннәреме,
Өзелеп торган билләреме-
Утка сала ирләрен.
Килен булып киләләр,
Калдырып үскән җирләрен,
Безнең Бүздәк киленнәре...
Бүздәк егетләре сайлый,
Кызларның иң асылларын:
Эш рәте белгәннәрен,
Бүздәккә күңел биргәннәрен,
Килене булам дигәннәрен,
Олысын, кечесен, зурлап,
Хөрмәтләп баш игәннәрен...
Әллә каян танып була,
Безне – Бүздәк киленнәрен.
Төшкән урынына таш була,
Безнең Бүздәк киленнәре.
Гаиләсенә баш була,
Безнең Бүздәк киленнәре.
Итәк тутырып бәби таба,
Үстерә, тәрбияли, бага,
Күп балалы ана медален
Горурланып түшенә тага
Безнең Бүздәк киленнәре.
Сыерлар көтүдән кайта,
Җиргә тия җиленнәре.
Шулардан чиләк тутырып,
Күбекләндереп сөт сава
Безнең Бүздәк кил
Җан
Кешенең җаны ‒күбәләк,
Канатын кемдер телгән.
Бәргәләнә гәүдә буйлап,
Нахакка рәнҗетелгән.
Сабырлыкның төбе бар,
Әрнүгә бүтән түзми.
Кая барырга белми,
Очып чыгар урын эзли.
Авыз ишеге дә ябык,
Күкрәктә бөтерелә.
Күккә менү юлы юк,
Бер үлә, бер терелә.
Җан китсә, кабат кайтмый.
Югалтканчы үйланыйк,
Аның белән уйнамыйк,
Авыр әйтеп кыйнамыйк.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
26.09.19
  • Класс
  • Класс
Показать ещё