Яшәп була.
Олы юлдан бер як як читтә
Тушкыр дигән авыл бар.
Һәр авылдагыча тормыш,
Ява яңгыр, ява кар.
Ни хәл итәсең, замана
Шулай үзгәртеп корды.
Авылларда яши күбрәк
Пенсионер, карт-коры.
Яшәп була, шөкер итсәң
Тормыш-көнкүрешеңә.
Кирәк икән, бар мәчеткә,
Кирәк, кер син күршеңә.
Авыл уртасында клуб
Тора үзенә тартып.
Хәл белергә дус, күршеләр
Туганнардан да артык.
Якты, иркен магазиннар,
Ни телисең, бары да бар.
Тик “һә” дигәч, тоз-шырпыга
Каршыда ут күршем бар.
Уң як күршемнең түрендә
Әзер икән табыны,
Шат елмаеп каршы ала
Көткәнмени сагынып.
Сул якта яшел йортта да
Бик кунакчыл ут балкый.
Чөй эчеп алыйк,-ди күршем,-
Беткәнсеңдер бит ялкып.
Авыл фельдшеры Миләүшә
Табып бирә даруын,
Ватс