Предыдущая публикация
Үзен күрсәтерлек тапмый төс.
Табигатьтән түгел, дөньясыннан,
Чыгып бетә алмый һаман көз.
Җил дә дулап карый аны куып,
Суыгы да килеп киткәли.
Юк азаймый соры көннәр саны,
Вакыты да инде эткәли..
Сорылыкка баткан ил күләме,
Тик күңелләр көтә яңалык.
Дәрте сүнеп көче калмагандай,
Ап -ак итеп җирне ябарлык..
Саны да бар сыман, исәбе юк,
Көннәр санын түгеп ай атлый,
Соры көзләр булып табигать тә,
Илнең язмышларын кабатлый..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12
Так просто и точно изложил Рамзис.
Не отнять, не добавить...