Тәрәзәдән һәрчак карый ул,
Балам , бәгърем кайтып килмиме дип
Үткән - барганнарны барлый ул .
Өметен өзми , һаман көтә ана
Кайтыр диеп бәлки иртәгә,
Ник кирәк бу каһар суккан сугыш ,
Ник кырыла балалар , нигә....
Тәрәзәдән күзләрен алмыйча
Көтә ана газиз баласын ,
Гәүдәсе булса да кайтсын иде дә бит
Кайдан аны , ничек табасың....
Ул ананың күзенә карап аңлыйм
Ничек үз баласын көткәнен ,
Ул көтүләр әниләр йөрәген
Ничек итеп тар - мар иткәнен .
Әзме соң ул хәзер ил буенча
Бала хәсрәтләре белмәгән ,
Цинк табутта җирләгән чакларда
Баласы гәүдәсен күрмәгән....
Бер анага килде шундый хәбәр-
Улың хәбәрсез юк диделәр ,
Ничек инде хәбәрсез югалсын ,
Алар бит кайтырга киттеләр .
Тәрәзәдән күзен алмый ,телефоннан ерак китми
Көне - төне көтә аналар ,
Бәлки әле яраланган гына...
Кайтып киләдер ул , юлдадыр.....
Хөрмәтле милләттәшләрем,якташларым !!!
Бу язмам үзәкләре өзелеп көне - төне ,төннәрен йокламый сугыштагы газиз улларын,якыннарын көткән әниләрнең хәлләренә кереп язылган иде,шуның белән кемнәрнеңдер йөрәк яраларына кагылган булсам ихластан гафу үтенәм........
Рафаэль Нуруллин.
Әлмәт .


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев