Төшләремдә әни сине күрдем
Башкаемны куйдым тезеңә
Яннарыңда булгач бик куанып
Карап яттым нурлы йөзеңә.
Имеш тә син ак яулыгың сүтеп
Минем өчен нидер сөйлисең
Әй,әнием, йомшак кулларыңны
Ничек сагынганны белмисең?
Кочакларга теләп үрелгәч тә
Шулчагында күздән югалдың
Тәрәзәдән төшкән ай нурына
Мин сискәнеп кинәт уяндым.
Сулар сибәр диеп сине көтә
Тәрәзәңдә үскән гөлләрең
Әниемне алар сөйләр иде
Аңлый белсәм чәчәк телләрен.
Сине эзли һаман минем күңел
Юатырга телим мин аны
Һәрберебез аңлый әниләрнең
Йөрәкләрдә яши бит җаны!
Кабереңә барып тезләндем дә
Озак тордым нидер әйтергә
Әни сагышлары сагындырып
Үткәннәрне сала хәтергә!
15.06.2020
Фәнүз Батталов.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев