Тынычлыкта без барыбыз үстек,
Тормыш ничек авыр булсада.
Пионерлар,комсомоллар булдык,
Җырлар җырлап атладык алга.
Мәктәпләрдә,уку йортларында,
Акча түләми без укыдык.
Хастәхәнәләр дә бушка булды,
Фатирларны без тиккә алдык.
Шулай яшәдек без бик күп еллар-
Коммунизм инде төзибез!
Үз илебез аягына баскач,
Чит илләргә ярдәм итәбез.
Безнең илнең нык басуын күреп,
Көнләшүчеләр дә күбәйде.
Капитализм белән социализм,
Җир шары байлыгын бүлеште.
Башкалар сүзенә гашыйк булып,
Өзгәләнде безнең илебез.
Хәзер менә дүртенче ел бара,
Күрше белән үтерешәбез.
Үтте еллар,безнең илебезне,
Як-ягыннан дышман камады.
Дуслар булып ялагайланганнар,
Берсе безнең якта калмады.
Искә килә үсеп җиткән чаклар,
Армиядә хезмәт итүләр.
Җир шарында тынычлык саклаган,
Илебез башлыгы кешеләр.
Нинди генә авыр хәл булса да,
Барсын да сүзгә китергәннәр.
Шул сүз белән җиңеп,ИЛЕБЕЗНЕ,
Сугышка бер җиткермәгәннәр.
Тынычлыкта гомер үткәрдек без,
Сугыштан соң туган балалар.
Кызганычка аны тоталмадык-
Сугышалар безнең оныклар
Кирәкмәгән җирдә сугыш ачтык,
Кан коялар инде оныклар..........
27.11.2025. А.Хабибуллин.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5