Мин бу тәмлә-татлы ризыкны бәләкәйдән тәмләп, бик яратып үстем. Сания Әбием әлбә пешерү остасы иде. Аны авылда бик күпләр үзләренә чакыртып, сорап әлбә пешертәләр, мин газ янына урындыкка басып карап тора идем. Яңа туган бәбәйгә аш илткәндә пешерәләр иде ул татлы ризыкны. Чыннан да хәзер ул ризыкны пешергәнне ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Үзем дә әзерли белмим. Менә бүген Лилия Гәрәева контакттагы битен карап утырганда ӘЛБӘгә тап булдым. Балачагыма кайткандай шатландым. Рәхмәт сиңа Лилия. Үзем дә пешереп карыйм, сезгә дә тәкъдим итәм дуслар!
Әлбә
Чәй эчәргә бернәрсә калмаганмы, бусагада кунаклармы? Алайса, тиз генә әлбә пешерергә тәкъдим итәм. Аннан да тизрәк, аннан да җиңелрәк башка бер генә баллы ризык та юктыр ул.
Аңа кирәкле бар нәрсә дә өйдә һәрвакыт була. Өч төрле генә әйбер кирәк аңа: атланмай, он, шикәр комы яки бал. Мин бал белән генә әзерлим. Бу – татар халкының борынгы ризыгы һәм аны элек бал белән генә әзерләгәннәр.Атланмай урынына да сары май кулланганнар. Сары май булмаса, атланмайда да әзерләп була.
Димәк, кирәк:
200 г атланмай,
250-260 г чамасы он,
2 түбәләмә тулы аш кашыгы бал.
🥄 Майны төбе калын табага салып, эретергә куябыз. Атланмайны озак кыздырып булмый, яна башлый, шуңа күрә кызганын көтмибез, эреп бетү белән онны салабыз.
🥄 Он майны үзенә сеңдереп бетерерлек күләмдә булырга тиеш. Баштарак күбрәк сыман тоелыр, ләкин кыза-кыза, май белән катнашып бетә ул.
🥄 Берөзлексез онны болгатып торып, кызара башлаганчы кыздырабыз. Кызган он талкан дип атала. Әзер талканнан тәмле булып кызган ис – чикләвек исе килеп торырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта он көеп тә китә күрмәсен.
🥄 Талкан кызара башлагач, һәм чикләвек исе чыккач, утны сүндерәбез, ләкин болгатудан туктамыйбыз. Таба суынганчы болгатып торырга кирәк.
🥄 Талкан бераз суынгач, бал салабыз һәм балы эреп беткәнче янәдән болгатабыз.
🥄 Бал урынына шикәр ширбәте салырга була. Аны ясар өчен шикәр комы һәм су кирәк. Ярты стакан шикәргә шикәрне эретерлек итеп кенә кайнар су салына. Шикәр эрегәч, кайнар талканга кушып, барысын да яхшылап катнаштырасы.
🥄 Әлбә әзер. Бераз суынганын көтегез дә, мәтрүшкәләп чәй пешерегез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Әлбә дигәч, дәү әни сөйләгән бер мәзәк искә төште. Ике кыз аулагөйдә әлбә пешерергә булганнар. Ләкин әлбәгә тоз салырга кирәкме, юкмы икәнен белмиләр икән. Әйдә, чыгабыз да, урамнан узган берәрсеннән сорыйбыз, дигәннәр. “Әлбәгә тоз салырга кирәкме?” – дип, сорасаң, белдексезлегеңне күрсәтәсең бит әле. Хәйләкәр кызлар башкача сорарга булган. Урамнан бер егет узып бара икән. Болар моңа: “Әй, тозсыз әлбә, кая барасың?” – дип кычкырганнар. “Әлбәгә тоз салалармыни аңа?” – дип гаҗәпләнгән егет. “Ә, алай икән, тоз кирәкми икән”, - дигән нәтиҗәгә килгән кызлар. Менә шулай, әлбәгә тоз салмыйлар. Ләкин тәм балансы өчен аз гына чеметсәң, зыяны юктыр.
Әлбәне күп халыклар пешерә. Төрки халыкларда гына түгел, индусларда да бар ул. Мин “Ютуб”тан Һиндстанда яшәүче бер ханымны карап барам, аларның бәйрәмгә әлбә пешергәнен күрдем.
Дагстанда туып-үскән дустым Наида да гел пешерә иде аны. Наида – табассаран милләтеннән. Ул талканны нәкъ безнеңчә кыздыра, тик бал урынына шикәр комын үзен генә сала. Ашаганда шикәр комы әлбәдә кетердәп тора, үзенчәлекле, һәм шулай ук бик тәмле була.
Бер дә иренмәгез, пешереп карагыз әле. Борынгы ризыгыбызның рецепты онытылмасын.
Лилия Гәрәева

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев