Предыдущая публикация
Берэм-берэм китеп барасыз.
Жырларыгыз, моннарыгыз белэн
Йорэклэрдэ мэнге каласыз.
Ышанмыйча эле югалтуга
Эрнеп сыкрый кунел кыллары.
Сэхнэлэрдэ балкып нурын калды
Калды онытылмас жырларын.
Эльмира Солэймановынын якты истэлегенэ.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18
Ятим бала, ятим, ялгыз ирне
Нинди сузлэр белэн юатыйк.
Балан ачылары буген куздэ
Тузеп булмый эче яшьлэргэ.
Гузэл хатын, эни, жырчы булып
Яшэргэ дэ иде яшэргэ.
Эллэ инде ожмахларда буген
Хур кызлары кимеп калганмы.
Шулар урынына Раббым сезне
Уз хозурларына аламы
Тулган күңел ташый хисләре,
Сабырлыктан Аллам аерма,
Ятим калган баларга ярдәм,
Канатларын бирсен очарга.
Кире кайтмый аннан,бер киткәннәр,
Кайтыр иде аның юлы юк,
Җәннәтләрдә булсын калган юлы,
Дога кылыек әйдә иптәшләр
Синдәй сандугачлар кирәктер шул,
Җәннәт бакчасында сайрарга.
Сине югалтудан бәргәләнгән
Йөрәкләрне куйыйк кайларга???
Балаларың ничекләр түзәр соң,
Тыңлаганда "Ачы балан"ны?
Азакы сулышың алганда да,
Уйладыңмы газиз балаңны.
Җомга көннәрендә китә диләр,
Фәрештәдәй садә булганнар...
Күз яшьләрен тыя алыр микән,
Җырың тыңлаганда туганнар?
Иртәләдең... Бигрәк иртәләдең...
Язмышыңа әллә үпкәләдең?
Тормыш юлы аклы - каралы.
Нихәл итмәк, моңлы тавышкаең
Безне озатып һаман бара әле...
Ничек түзәр сөйгән ярың синсез?
"Күңел кошым" тыңлап , елармы?
"Дуслар китә " диеп, җырладың да,
Үзең ташлап киттең аларны...
ГөлӘхмәт
(Эльмирага догам булып ирешсен)
Чаллының син бер чибәре идең -
Сандугачы татар иленең.
Баланнардай ачылыгын тоям
Җаның өзгән әҗәл җиленең.
Матур тавышыңнан яңгыраган
Һәрбер җырың - күңел җимешең.
Нурлы иде тыйнак елмаюың,
Ул килешле иде йөрешең.
Моңсу чакларында җырың тыңлап
Җылы ала иде күңелләр.
Синдәй затлы сандугачлар җирдә
Булсалар да, бик күп түгелләр.
Ташлап киттең, яши башлаганда
Белеп - аңлап дөнья ямьнәрен.
Затлы сандугачым, сиңа Раббым
Насыйп итсен оҗмах түрләрен.
Син яшәрсең безнең йөрәкләрдә
Иң моңлы һәм затлы сандугач!
Тере тавышыңны көтәр күңел
Иртәләрен һәркөн таң тугач!
Нәфисә Мирзаханова
18.12.2022 ел
Тынычларның язмышы да тыныч...
Тормышы гайбәтсез, бик тыйнак.
Күкрәк киереп, "Мин"- диеп йөрмәде...
Көләч йөзле булды, бик җыйнак.
Хак Тәгалә шуңа тыныч кына...
Алган инде сине үзенә.
Кыска гына гомер өчендә дә...
Эз сала алдың җирнең йөзенә.
Моңлы тавышың онытылмас әле...
Яңгырарлар синең җырларың...
Синең моңың халык күңеленең
Озак чиртер нечкә кылларын...
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
Тормышы гайбәтсез, бик тыйнак.
Күкрәк киереп, "Мин"-диеп йөрмәде..
Көләч йөзле булды, бик җыйнак.
Хак Тәгалә шуңа тыныч кына..
Алган инде сине үзенә.
Кыска гына гомер өчендә дә..
Эз сала алдың җирнең йөзенә.
Моңлы тавышың онытылмас әле..
Яңгырарлар синең җырларың..
Синең моңың халык күңеленең,
Озак чиртер нечкә кылларын.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
Тыныч йокла, Эльмирабыз!