Предыдущая публикация
Сине уйлап күзем йомып,
Исемең белэн таң аттырдым.
Тик хыянэт агуын да син каптырдың...
Хислэремне атлап үттең, таптап үттең,
Ялгыштың син!
Синең өчен бу тормышта юк инде мин.
Вакыт үткэн, яшьлэр кипкэн инде күптэн.
Тик сөю дэ яшьлэр белэн агып киткэн.
Киткэн ихтирам, ышаныч, бушлык калган.
Чакырма да үткэннэргэ, кире бармам.
Көлгэ калып сүнгэн учак кабат янмас,
Йөрэктэге ярам тирэн, ул уңалмас.
Гашыйк иттең, яраттырдың! Яраттырдың...
Тик хыянэт эчесен дэ син таттырдың...
Розалия Шэйхуллина. Сентябрь, 2024.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15